Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм канун

Закон халык мәнфәгатьләрен яклый

Район прокуратурасы Кама Тамагы штпның Островский урамындагы 41, 43, 45 нче йортларында яшәүчеләр гаризасы буенча гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, халыкны һәм табигый характердагы территорияләрне һәм законнарны саклауга юнәлдерелгән тикшерү үткәрелде. Тикшерүдән ачыкланганча, яңгыр күп яуганда, язгы ташу вакытында Кама Тамагы шәһәр тибындагы поселокның Островский урамындагы 41, 43, 45 нче йортларын...

Район прокуратурасы Кама Тамагы штпның Островский урамындагы 41, 43, 45 нче йортларында яшәүчеләр гаризасы буенча гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, халыкны һәм табигый характердагы территорияләрне һәм законнарны саклауга юнәлдерелгән тикшерү үткәрелде.
Тикшерүдән ачыкланганча, яңгыр күп яуганда, язгы ташу вакытында Кама Тамагы шәһәр тибындагы поселокның Островский урамындагы 41, 43, 45 нче йортларын су баса. Төп сәбәпләренең берсе - карның тиз эрүе һәм яңгырларның явуы. Мондый хәлләр даими булып тора, әмма йортларны су басмасын өчен кардиналь чаралар күрелми.
Бу йортларда яшәүчеләр Кама Тамагы поселогы җитәкчелегенә моны хәл итүдә чаралар күрү, аерым алганда суның агымын үзгәртү максатында юлга киртәләр куюны сорап гариза белән мөрәҗәгать иткән. Әмма шәһәр тибындагы поселок җитәкчелеге бернинди чаралар да күрмәгән. Шул ук вакытта йортларны су басу турында масса-күләм мәгълүмат чарасында да язылды. ("Идел таңнары"("Волжские зори" газетасының 2013 елның 14 августы, 61 нче сан).
Югарыда әйтелгән закон таләпләрен бозу гражданнарның хокукларын сакламый, төзелеш конструкцияләрен бозу юлы белән материаль зыян сала, туфракның уңдырышлы катламын юа.
Бу хәл Кама Тамагы шәһәр тибындагы поселок башкарма комитетының урындагы затларының гамәлдәге законнарын белмәве һәм үз вазыйфаларын тиешенчә үтәмәве нәтиҗәсендә килеп чыккан. Район прокуроры шушы муниципаль берәмлек җитәкчелеге катнашында бу йортларда яшәүчеләр янына барып очрашып сөйләштеләр.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча Кама Тамагы штп башкарма комитеты җитәкчесе исеменә закон таләпләрен бозуны бетерүне таләп итеп күрсәтмә чыгарылды, хәзерге вакытта прокурор күрсәтмәсе тикшерү стадиясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев