Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм канун

"Югалучылар”

2014 елда районда 8 кеше югалган. Барлык фактлар буенча эзләү эшләре кузгатыла. -Быел полиция бүлегенә кешеләр югалу турында 20 гариза алынды, - ди полиция хезмәткәре Илнар Хөснетдинов. - Шуларның 12се табылды. Берсе туганнарына да әйтеп тормыйча Мәскәүгә китә, икенчесе башы яраланып сырхауханәгә эләгә. Ун кеше өйләренә үзләре кайта. Югалган сигез...

2014 елда районда 8 кеше югалган. Барлык фактлар буенча эзләү эшләре кузгатыла.

-Быел полиция бүлегенә кешеләр югалу турында 20 гариза алынды, - ди полиция хезмәткәре Илнар Хөснетдинов. - Шуларның 12се табылды. Берсе туганнарына да әйтеп тормыйча Мәскәүгә китә, икенчесе башы яраланып сырхауханәгә эләгә. Ун кеше өйләренә үзләре кайта. Югалган сигез кешедән алтысын исән-имин килеш таптык. Алар кайберләре туганнарына хәбәр итү теләге белдермәде. Табылмаучылардан - Куйбышев Затоннан Дмитрий Фарафонов һәм "Өмет яры" приютыннан Оксана Иванова. Әлеге эзләнү эшләре вакытында оперативниклар Фарафоновның өйдән беренче тапкыр гына чыгып китмәвен ачыклады. Җитмәсә аны туганнары югалуы турында хәбәр иткәннән соң исән килеш күрүчеләр бар. Шаһитлар үз сүзләрен раслый. Дмитрийның исән-имин килеш кайтуына өмет бар. Икенче факт буенча исә кыз баланы әтисе алып китүгә низеләмә бар, ә әтисе эзләнүдә. Алдагы елларда Николай Абрамов (2001 елдан), Әминә Сафина (2007 елдан) һәм Ринат Ибәтуллин (2013 елдан) эзләнүдә тора. Югалган гражданнардан тыш, без җинаятьчеләрне дә эзлибез. Быел бүлектә 12 эзләнү эше кузгатылды, алар буенча 8 кеше табылды. Быел шулай ук алдагы еллардан эзләнүдә булган ике җинаятьче табылды. Шулай итеп, бүген дүрт җинаятьче эзләнә, аларга эш 2014 елда кузгатылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X