Идел таннары
  • Рус Тат
  • Юл билгеләрен игътибарга алыйк

    Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү хәзерге җәмгыятьнең иң мөһим бурычларының берсе булып тора.

    Юлларда транспорт саны арту, юл хәрәкәтендә катнашучыларның күбесенең юл кагыйдәләрен үтәмәве юлларда аварияләр, еш кына фаҗига белән тәмамланырга мөмкин. Нәкъ менә шуның өчен юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән теләсә нинди гамәл мөһим. Бу тармакта юл билгеләре куелу дөреслеген аерым билгеләп үтәргә кирәк.

    «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында»гы Федераль закон нигезендә җирлек торак пунктлары чикләрендә җирле билгеләнештәге автомобиль юлларына карата юл эшчәнлеге һәм аларда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү җирлекнең үз билгеләнешендәге мәсьәләләренә карый. Шулай итеп, авыл һәм шәһәр җирлекләре чикләрендә юлларда юл билгеләре кую район муниципаль берәмлек башкарма комитетлары компетенциясендә. Гамәлдәге закон нигезендә җирле үзидарә органнары тарафыннан юл хәрәкәтен оештыру чаралары тиешле тәртиптә расланган проект, схема һәм документлар нигезендә башкарыла. Юл билгеләре кую схемасы да кергән юл хәрәкәтен оештыру проекты җирлек башкарма комитеты заказы буенча эшләнгән. Эшләнгәннән соң проект ЮХИДИ органнары белән килешенә һәм җирлек башкарма комитеты җитәкчесе тарафыннан раслана. Юл билгеләрен үзең белеп кую тыела.

    Юл билгеләрен куйганда ГОСТ Р52289-2004 кагыйдәләренә таянып эш итәргә кирәк, аның нигезендә билге кимендә 10 м ераклыктан күренергә тиеш, билгеләр юлның уң ягында яки аның өстенә, кырыена түгел (әгәр булса), турыдан-туры юл кисешкән, борылыш, сервис объекты алдыннан һәм башкалар.

    Агымдагы елның сентябрендә район прокуратурасында районның контрольдә тотучы һәм муниципаль органнары вәкилләре катнашында район хокук саклау органнары җитәкчеләре белән координацион киңәшмә үткәрелде. Анда «Кама Тамагы муниципаль район Советы раслаган «2007-2012 елларда районда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру буенча максатчан программа» чарасын үтәү мәсьәләсе тикшерелде. Киңәшмәдә агымдагы елның югарыда телгә алынган чорда районда 185 юл-транспорт һәлакате мәсьәләсе күтәрелде, әлеге һәлакәтләр нәтиҗәсендә 4 кеше вафат булган, 5се авыр һәм уртача авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган. Әлеге тармакта 1200 хокук тәртибе бозучының административ җавапка тартылуга, юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүнең башка чаралары күрелүгә карамастан, хәл яхшырмый. Мәсәлән, югарыда телгә алынган район максатчан программасының күп кенә пунктлары финанслау булмау нәтиҗәсендә гомумән үтәлми һәм формаль характерда гына. Юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәбе - юл билгеләре таләпләрен игътибарга алмау яки нәкъ менә кирәк урында аларның булмавы.

    Агымдагы елда район прокуратурасы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өлкәсендә законны 11 тапкыр бозу очрагын ачыклады. Тикшерү нәтиҗәләре буенча закон таләпләрен бозуларны бетерү турында 7 күрсәтмә чыгарылды, закон бозуны юл билгесен сүтү юлы белән бетерү турындагы 1 гариза судка җибәрелде, ЮХИДИ органнарының гражданнарны административ җавапка тарту турындагы законсыз 3 күрсәтмәсенә дәгъва белдерелде.

    Киңәшмәдә шулай ук Кама Тамагы штп муниципаль берәмлегенең урындагы затларын берничә тапкыр кисәтүенә карамастан, эшкә К. Маркс урамында даруханәдән балалар бакчасына кадәр «Бер яклы хәрәкәт» билгесе торса да, аннан йөрүләрен дәвам итүләре турындагы мәсьәләдә күтәрелде. Административ штрафтан соң әлеге берәмлек башкарма комитет җитәкчесе кагыйдәне бозудан туктады. Әмма әлеге урамда яшәүчеләр башлык урынбасарының ДAEWOО автомашинасында үзе үк куйган тыю билгесе булуга карамастан, йөрүен дәвам итүе хакында җиткереп торалар. Бу очракта сорау туа: аны куйган орган шәхси үрнәге белән аны ук бозгач, юл билгесенең нигә кирәге бар?! Киресенчә булса, яхшы булыр иде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: