Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм канун

Унбиш яшьлек өч малай Кама Тамагы Район прокуроры алдында җавап бирде

Өч яшүсмер балыкка барырга уйлый. Аларга җим алу өчен акча кирәк була. Район прокуроры кабинетында балигъ булмаганнарның хокук бозуын кисәтү буенча эшче төркем каршына унбиш яшьлек өч малай басты. Яшүсмерләр кылган әлеге җинаять авырлардан санала. Алдан сөйләшеп куеп, алар Тәмтедә өч шәхси йортка үтеп керәләр. "Балыкчылар"ның табышы - суыткычлардагы бакыр...

Өч яшүсмер балыкка барырга уйлый. Аларга җим алу өчен акча кирәк була.


Район прокуроры кабинетында балигъ булмаганнарның хокук бозуын кисәтү буенча эшче төркем каршына унбиш яшьлек өч малай басты.
Яшүсмерләр кылган әлеге җинаять авырлардан санала. Алдан сөйләшеп куеп, алар Тәмтедә өч шәхси йортка үтеп керәләр. "Балыкчылар"ның табышы - суыткычлардагы бакыр торбалар. Аларның йортка беренче тапкыр бикне ватып керүләре декабрьдә була. Кулларында - отвертка, гайка ачкычы. Үсмерләр йортка тәрәзә аша үтеп керә, суыткычны ишекле ягы белән идәнгә куеп, ответртка белән рәшәткәсен ачып компрессорны өзеп, бакыр торбаларны салдырып алалар. Урланган әйберләрне төсле металл җыю пунктына тапшырып, акчасына чипсы һәм сок алалар. Хәзер малайларны балык тоту түгел, ә бакыр торбалар җыю кызыксындыра. Ишекнең биген ватып, йорт эченә узуның икенче һәм өченче очракларында алар икешәрләп эш итә. Бакыр торбаның берсен үсмерләр декабрь ахырында, икенчесен яңа ел бәйрәмнәре вакытында алып чыга. 400 сум табышны бүлешеп, тәм-том алалар. Үсмерләрнең берсе урланган акчага өйгә икмәк сатып ала.
Нәтиҗәсе - сынган тәрәзә төпләре, ишекләр, иске булса да яхшы эшләүче суыткычлар.
Ахырын газетадан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев