Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм канун

Тана белән үгезне кулга алганнар

2011 елда Кама Тамагы районында суд приставлары бүлегенә Атабайда яшәүче ханымнан авылдашы файдасына 230 мең сумлык зыянны һәм Пенсия фонды файдасына 13000 сум түләттерү турында документ керә. Суд приставларының башкару гамәлләре вакытында ВАЗ-21007 автомобиле һәм көнкүреш милке: компьютер, кухня гарнитуры, компьютер өстәленә арест салына. Моңа да карамастан, бурычлы ханым бурычын...

2011 елда Кама Тамагы районында суд приставлары бүлегенә Атабайда яшәүче ханымнан авылдашы файдасына 230 мең сумлык зыянны һәм Пенсия фонды файдасына 13000 сум түләттерү турында документ керә.

Суд приставларының башкару гамәлләре вакытында ВАЗ-21007 автомобиле һәм көнкүреш милке: компьютер, кухня гарнитуры, компьютер өстәленә арест салына. Моңа да карамастан, бурычлы ханым бурычын түләү буенча бернинди чара күрми. Сатылган милек акчасы бурычының яртысын түләргә дә җитми, 2012 ел ахырында бурычы тагын 130 мең сумга тулылана. Суд дәгъвачы файдасына чит кеше акчасыннан файдаланган өчен процент түләү турында карар чыгара.

Шушы көннәрдә законны үтәүчеләр яшәү урынына тагын бер визит ясады. Соңгы вакытта ханым әлеге очрашулардан качып йөри,бу юлы да өендә булмый. Ире катнашында суд приставлары танасына һәм үгезенә арест сала, аларны вакытлыча хуҗаларында симертүгә калдыралар, арест салынган милекне бозган яки зыян салган очракта җинаять җаваплыгы турында кисәтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев