Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм канун

Судка барабыз. Үзеңне ничек тотарга һәм нәрсә эшләргә?

Бүген нинди дә булса сәбәпләр белән судта булмаган кеше юктыр. Искәртеп китик, судка җинаятьчеләр генә килми. Кайчак милек алу, югалган документларны торгызу, мөлкәт бүлү һәм шуның кебек башка мәсьәләләрне бары тик судта гына хәл итәргә мөмкин. Әмма күпләр судның бинасын күргәч тә курка. Әлеге мәкаләнең максаты- гражданнарга судның барыннан да...

Бүген нинди дә булса сәбәпләр белән судта булмаган кеше юктыр. Искәртеп китик, судка җинаятьчеләр генә килми. Кайчак милек алу, югалган документларны торгызу, мөлкәт бүлү һәм шуның кебек башка мәсьәләләрне бары тик судта гына хәл итәргә мөмкин. Әмма күпләр судның бинасын күргәч тә курка.
Әлеге мәкаләнең максаты- гражданнарга судның барыннан да элек суд эшчәнлеген алып баручы дәүләт органы икәнлеген аңлату.
Проблема һәм бәхәсләр килеп чыкканда күп кеше судка мөрәҗәгать итәргә ашыга, әмма аны "тыныч юл" белән дә хәл итеп була бит. Үзара аңлашырга курыкмагыз, компромисс эзләгез. Шул ук вакытта судка кадәр аралашуны дәлил буларак та кулланырга мөмкин. Суд дәгъвасы күп көч, вакыт ала, акча күп китә, шуңа күрә алдан уйлап эш итәргә кирәк. Әгәр сез судка мөрәҗәгать итәргә уйлагансыз яки сезне шунда җибәргәннәр икән-суд бинасына килеп, проблемагызны сөйләгәннән соң сезнең өчен барысы да хәл ителә дигән сүз түгел. Суд хезмәткәрләре тулы консультация бирергә, гариза язарга булышырга, сезгә кирәкле документлар алырга тиеш түгел.
Иң беренчесе һәм иң мөһиме - гариза язарга кирәк. Гаризада кайсы судка җибәрелү, ике якның да фамилия, исеме, атасының исеме (тулысынча), яшәү урыны, яки оешманың исеме, адресы турындагы мәгълүмат күрсәтелә, килеп чыккан проблема һәм аны хәл итү өчен ике якның да гамәлләре сурәтләнә, проблемадан килеп чыккан таләпләр күрсәтелә, дәлил буларак документлар күчермәсе куела.
Гаризаны РФ граждан-процессуаль нормалар һәм законнар белән танышканнан соң үзең язарга, яки танышлардан сорарга, яки интернеттан файдаланырга мөмкин, шулай ук адвокатлар конторасына мөрәҗәгать итәргә дә мөмкин. Гаризаны төгәл һәм грамоталы тутыру-проблеманы уңышлы хәл итүгә ышанычлы юл.
Гариза һәм дәлилләрне тапшырганнан соң судья суд утырышы датасын билгели. Судка ни өчен баруыгызны, анда нәрсә сөйләячәгегезне һәм аңлатачагыгызны төгәл күзалларга кирәк.
Гаризаны һәм документларны тагын бер карап чыгыгыз, үзегез өчен кыскача язма булдырыгыз.
Судья судка килгәч сездән тәкъдим ителгән документларны да сораячак, аларны да суд утырышына әзерләп килергә кирәк. Бу суд утырышын күчергән очракта судка кабат килүдән азат итәчәк.
Суд повесткасында теге яки бу эшне карау вакыты төгәл күрсәтелә. Шуңа күрә, соңга калмагыз. Авырганда яки башка игътибарга алырлык сәбәп булганда бу хакта хөкемдар ярдәмчесе яки суд секретаре аша судьяга хәбәр итегез.
Суд барышында анда катнашучыларга билгеле бер кагыйдәләр һәм бурычлар йөкләнә. Анда теләгән вакытта сөйләшергә, торып басарга, бәхәсләшергә ярамый. Бу күренешләр судны хөрмәт итмәүне аңлата һәм моның өчен закон тарафыннан җаваплылык каралган.
Тикшерелгән фактлар белән төгәл сөйләгез, җавапларны дөрес бирегез, үз позициягезне яклагыз. Судья киңәшү бүлмәсенә киткәнче ике якка да сүз бирелә, ягъни сез судтан нәрсә соравыгызны әйтергә тиеш буласыз. Эшнең асылы буенча сез сөйләгәннәрнең барысы да позициянең кыска резюмесы булып тора һәм элек сөйләгәннәргә каршы булмаска, төгәл һәм ачык формада әйтелергә тиеш. Әлеге киңәшләрне истә тотып, сез суд каршында үзеңдәге курку һәм ышанычсызлыкны җиңә алачаксың, үзеңне һәм суд процессында катнашучыларны кирәкмәгән буталчыктан арындырасың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев