Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм канун

Салымнарны түләү – һәр гражданинның бурычы

Быелдан Россия Федераль салым хезмәте сайтындагы шәхси кабинет аша гына түгел, дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша да салым хәбәрен алу мөмкинлеге гамәлгә ашырыла. Һәм инде 80 мең татарстанлы бу яңалыктан файдаланган.

Салым хәбәрләрен, Россия Федераль салым хезмәте сайтында шәхси кабинетыгыз булу-булмавына карамастан, дәүләт хезмәтләре аша алырга мөмкин.

Республика халкы 1 декабрьгә 9 млрд 100 млн сум  күләмендә транспорт, җир һәм милек салымнарын түләргә тиеш. Безнең районда бу сан 32 млн сумны тәшкил итә.

Мәсәлән, җир салымын район халкы 9,5 млн сум күләмендә түләргә тиеш. 14 ноябрьгә 3,8 млн сум, ягъни 41% түләнгән. Милек салымы 4,2 млн сум күләмендә исәпләнгән, күрсәтелгән датага 1,9 млн сум, ягъни 44% түләнгән. 2022 ел өчен  транспорт салымы 18,3 млн сум күләмендә исәпләнгән. 

- Шулай да, агымдагы салымнардан тыш, район халкына үткән еллардагы салымнар буенча бурычларны да түләргә туры киләчәк, аларга пенялар исәпләнә, ә бу шулай ук түләүләрне арттыра, - диде финанс-бюджет палатасы рәисе Марина Ногманова. – Җирлекләр арасында Яңа Сала, Осинники, Иске Казиле авыл җирлекләрен уңай яктан билгеләп үтәргә була, аларда 14 ноябрьгә салымнарны түләү исәпләнгән сумманың 70-80 % ын тәшкил итте. Кама Тамагында салымнарны түләү бик сүлпән бара – җир буенча 20 %, милек буенча 40 % түләнгән. Куйбышев Затон, Тәмте, Кече Салтык авыл җирлекләре бик артта. Соңгысының күләме дә зур түгел, ә салымнар түләү буенча вазифалар үтәлеше бик акрын бара. 

Ә без исә исегезгә төшерәбез: салымнарын түләгәннән соң җыелган акчалар җирлек бюджетларына китә, димәк, авылларны төзекләндерүдә дә файдаланылачак. Транспорт салымы республиканың юл фондына кертелә, ә аннан безнең районга яңартылган юл билгеләре һәм юл иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән башка чаралар рәвешендә өлешчә кайтарыла.

2023 елның 1 гыйнварыннан салымнар Федераль казначылыкның бердәм счеты аша түләнә. Барлык салымнар бер түләү хәбәрнамәсе белән түләнә, шуңа күрә анда бер Qr код, бер штрихкод һәм бер уникаль исәпләүләр идентификаторы  (УИН) күрсәтелгән. Бердәм салым счеты буенча барлык мәгълүматлар салым түләүченең шәхси кабинетында бар.

Салымнарны дистанцион рәвештә “Налоги ФЛ” мобиль кушымтасы яки «Салым түләүченең шәхси кабинеты» аша түләргә мөмкин. Салымнарны традицион юл белән – түләү терминалы аша, банк һәм почта бүлекчәләрендә дә түләргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев