Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм канун

Салым законнары таләпләрен эшмәкәрләр дә үтәргә тиеш

Салым законнарының аерым положениеләренә аңлатма 2011 елгы прокурор тикшерүе материалларын гомумиләштерү һәм анализдан күренгәнчә, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының барысы да салым законнары таләпләрен тиешенчә үтәми. Аерым алганда, үткәрелгән тикшерүләр барышында шәхси эшмәкәрләрнең 2010 ел өчен 2-НДФЛ формасы буенча физик затлар керемнәре турында мәгълүматларны Татарстан Республикасы буенча Россия Федераль салым...

Салым законнарының аерым положениеләренә аңлатма 2011 елгы прокурор тикшерүе материалларын гомумиләштерү һәм анализдан күренгәнчә, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының барысы да салым законнары таләпләрен тиешенчә үтәми.
Аерым алганда, үткәрелгән тикшерүләр барышында шәхси эшмәкәрләрнең 2010 ел өчен 2-НДФЛ формасы буенча физик затлар керемнәре турында мәгълүматларны Татарстан Республикасы буенча Россия Федераль салым хезмәтенең 7 нче районара инспекциясенә тапшырылмау фактлары ачыкланды.
Россия Федерациясе Салым кодексының 230 маддәсе 2 өлеше нигезендә, салым агентлары исәпкә куелу урыны буенча салым органнарына узган салым чорына физик затларның керемнәре һәм бу салым чорында Россия Федерациясе бюджет системасына исәпләнгән, тотылган, күчерелгән салым суммасы турындагы мәгълүматлары, салымнар һәм җыемнар өлкәсендә контроль һәм күзәтчелек буенча вәкаләтле башкарма хакимият федераль органы раслаган форма, формат һәм тәртиптә узган салым чорыннан соң килгән елның 1 апреленнән дә соңга калмыйча бирергә тиеш. Салым агентлары бу мәгълүматларны элемтәнең телекоммуникацион каналлары буенча электрон формада яки электрон төрдә бирә. Салым чорында керем алган физик затлар 10 кешегә кадәр булганда салым агентлары бу мәгълүматларны язмача да тутыра ала. Салым законы таләпләрен үтәмәгәндә РФ кодексының 15 маддәсе 1 өлешендә каралган административ җаваплылык билгеләнә. Аерым алганда, салым һәм җыемнар турындагы законда билгеләнгән мәгълүматларны бирмәгәндә, яки салым таможня органнарына билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелгән документлары яки мәгълүматларны бирмәгәндә, яки аларны тулы күләмдә түгел, киметеп күрсәткән өчен гражданнарга 100-300 сум күләмендә, урындагы затларга 300-500 сум күләмендә административ штраф каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев