Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм канун

Саклаган өчен шартлы хөкем

Кама Тамагы район суды биргән мәгълүматларга караганда, 2012 һәм 2013 елда ике җинаять эше каралган. Күптән түгел генә Олы Яңасала авылына кайтып урнашкан Лашмановлар гаиләсе авылда яшәүчеләргә күңелсезлекләр китерде. Спиртлы эчемлекләр кулланучы хуҗабикә берничә ир-атны да "үзе белән ияртте". Күптән түгел генә авылда муниципаль район башлыгы катнашында үткәрелгән гражданнар җыелышында...

Кама Тамагы район суды биргән мәгълүматларга караганда, 2012 һәм 2013 елда ике җинаять эше каралган.

Күптән түгел генә Олы Яңасала авылына кайтып урнашкан Лашмановлар гаиләсе авылда яшәүчеләргә күңелсезлекләр китерде. Спиртлы эчемлекләр кулланучы хуҗабикә берничә ир-атны да "үзе белән ияртте". Күптән түгел генә авылда муниципаль район башлыгы катнашында үткәрелгән гражданнар җыелышында нәкъ менә әлеге мәсьәләне тикшерделәр. Участок полицейские очетында әйтелгән сүзләр тагын да куркынычрак - Дмитрий Лашмановның наркотик матдәләр куллануы ачыкланган.

2012 елда ул киптерелгән һәм куллануга әзер булган 8 грамм марихуана- канабис белән тотылган. Газетага төрелгән әлеге матдәне уң аягы оекбашында тапканнар. Лашманов моны спиртлы эчемлекләр алуга акчасы булмау һәм үзе куллану өчен әзерләве белән аңлаткан. Составында наркотик булган әлеге матдәне ул сатарга уйламаган. 2012 елда Тәмтедә киптерелгән һәм куллануга әзер булган 9 грамм марихуана-канабис белән Сергей Бакунин да тоткарланды. Әлеге матдә аның чалбарының арткы кесәсеннән алына. Сергей моның наркотик икәнлеген белә һәм инкарь итми. Ул аны үзе әзерләгән һәм сатарга җыенмаган.

Алар икесе дә РФ ҖК 228 маддәсе 1 өлеше нигезендә шартлы рәвештә хөкем ителде. Беренчесе- 3 елга сынау срогы белән 1 ел да 8 айга, икенчесе- 2 елга сынау срогы белән 2 елга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев