Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм канун

Мәктәп автобусы куркынычмы?

Прокуратура район мәктәпләре укучылары куркынычсыз йөртүне тәэмин итү законын үтәүне тикшерде. Кайбер торак пунктларда мәктәпләре ябылуга бәйле рәвештә мәгариф бүлеге якындагы белем бирү учреждениеләренә балаларны йөртүне оештырган иде. Әмма, тикшерү күрсәткәнчә, балаларны йөртү өчен автобусларда юл хәрәкәте куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирүче барлык шартлар да булдырылмаган. Аерым алганда, авыл җирлеге территорияләрендә...

Прокуратура район мәктәпләре укучылары куркынычсыз йөртүне тәэмин итү законын үтәүне тикшерде.
Кайбер торак пунктларда мәктәпләре ябылуга бәйле рәвештә мәгариф бүлеге якындагы белем бирү учреждениеләренә балаларны йөртүне оештырган иде. Әмма, тикшерү күрсәткәнчә, балаларны йөртү өчен автобусларда юл хәрәкәте куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирүче барлык шартлар да булдырылмаган. Аерым алганда, авыл җирлеге территорияләрендә тукталу павильоннары юк, шуңа күрә балалар теләсә нинди һава шартларында транспортны ачык һавада көтеп торырга мәҗбүр. Кайбер очракларда укучыларга автобусны республика билгеләнешендәге юлга чыгып көтәргә туры килә, бу исә аларның гомеренә һәм сәламәтлегенә зыян ясарга мөмкин. Кайбер законнар юл хәрәкәте куркынычсызлыгы чаралары күрү, аерым алганда, авыл җирлеге территориясендә тукталыш павильоннары кую буенча җирле үзидарә органнарына йөкләнгән. Аерым алганда, «Россия Федерациясендө җирле үзидарәне оештыруның төп принциплары турында»гы Федераль закон, «РФда автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында»гы Федераль закон, Р-52766-2007 ГОСТ, ТРда балалар йөртү өчен ТР Министрлар Кабинеты карары белән расланган махсус билгеләнгән автобуслар белән укучыларны йөртүне оештыру турындагы положениедә каралган.
Район прокуроры гаризасы нигезендә район суды Иске Казиле, Олы Кариле, Кече Салтык, Олы Карамал, Уразлино, Яңасала, Келәнче, Иске Барыш, Олы Салтык, Варварино муниципаль берәмлекләренә торак пунктлар территориясендә тукталыш павильоннары куюны йөкләде. Җавап тотучылар район судының әлеге карары белән килешмичә, аны Татарстан Республикасы Югары судына апелляция бирде. Хәзерге вакытта дәгъва канәгатьләндерелмәде, район суды карары законлы көченә керде. Бу юнәлештә район прокуратурасы башлаган эш дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев