Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм канун

Карьерлар – контрольдә

Табигатьне саклау һәм җир законын үтәүгә күзәтчелек прокуратура органнары эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе булып тора. Район прокуратурасы бу юнәлештә контрольдә тотучы органнар белән берлектә даими рәвештә тикшерүләр үткәрә, бу вакытта җир байлыклары чыгару өчен карьер эшкәрткәндә закон таләпләрен үтәрүгә аерым игътибар бирелә. Агымдагы елда шундый тикшерүләр вакытында «Татавтодор» ААҖ Апас...

Табигатьне саклау һәм җир законын үтәүгә күзәтчелек прокуратура органнары эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе булып тора. Район прокуратурасы бу юнәлештә контрольдә тотучы органнар белән берлектә даими рәвештә тикшерүләр үткәрә, бу вакытта җир байлыклары чыгару өчен карьер эшкәрткәндә закон таләпләрен үтәрүгә аерым игътибар бирелә.
Агымдагы елда шундый тикшерүләр вакытында «Татавтодор» ААҖ Апас филиалының Олы Кариле авыл җирлеге территориясендә төньяк-көнчыгышында Кече Кариле авылы янында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир участогында карьерны законсыз эшкәртү гамәлдәге закон таләпләрен бозып башкарганлыгы ачыкланды. Законга каршы гамәлләр нәтиҗәсендә 10000 кв.м. авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир файдалану өчен яраксызга чыккан. Югарыда телгә алынган эш гамәлдәге законны бозып, туфракның уңдырышлы катламын алу һәм күчерүгә бәйле әлеге эшләрне башкаруга хокук билгеләүче документлардан тыш башкарылган.Предприятие әлеге законсыз гамәлләре белән РФ Җир кодексының 12, 25, 26, 28, 42 маддәләре, ТР Экология кодексының 104 маддәсе таләпләрен, РФ Тирә-якны һәм табигать ресурсларын саклау министрлыгының 22.12.1995 елгы 525нче һәм Җир ресурслары һәм җир төзелеше буенча РФ комитетының 67нче боерыклары раслаган җирне рекультивацияләү, туфракның уңдырышлы катламын алу, саклау һәм рациональ файдалану турындагы төп положениеләрен бозган.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча район прокуроры «Татавтодор» ААҖны җирне рекультивацияләү һәм туфракның уңдырышлыгын торгызуны таләп итеп дәгъва гаризасы белән судка мөрәҗәгать итте. Хәзерге вакытта закон таләпләрен бозу бетерелгән, рекультивация эше тәмамланган.
«Фоника Гипс» ООО да авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә известняк чыгарганда шундый ук бозуларга юл куйган. Әлеге факт буенча җәмгыятьнең генераль директоры исеменә закон бозуларны бетерү таләбе белән күрсәтмә чыгарылды, предприятиенең баш инженерына карата РФ Административ хокук базулар турындагы кодексның 7.1 маддәсе 8.8 бүлеге буенча административ эш кузгатылды.
Хәзерге вакытта районыбыз территориясендә урнашкан 12 карьерның законсыз эшләнмәсе факты буенча тикшерү үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X