Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм канун

Кама Тамагы штпда резин фатирлар бар

"Резин фатирлар" темасы массакүләм мәгълүмат чараларында еш күтәрелә. Күпчелек очракта торак мәйданы хуҗалары чит ил гражданнарын пропискага кертеп законсыз рәвештә матди файда ала. Ә менә милекче берни белмичә "Резин фатир"да яшәве икенче эш. Район прокуратурасы Кама Тамагы районында ТР буенча УФМС территориаль пункты эшчәнлегендә миграция законы таләпләрен саклауны тикшерде. -...

"Резин фатирлар" темасы массакүләм мәгълүмат чараларында еш күтәрелә. Күпчелек очракта торак мәйданы хуҗалары чит ил гражданнарын пропискага кертеп законсыз рәвештә матди файда ала. Ә менә милекче берни белмичә "Резин фатир"да яшәве икенче эш.


Район прокуратурасы Кама Тамагы районында ТР буенча УФМС территориаль пункты эшчәнлегендә миграция законы таләпләрен саклауны тикшерде.
- Тикшерү барышыннан ачыкланганча, 8 майда Кама Тамагы штп, Комаров урамы, 20 нче йортның 15 фатирына 27 чит ил гражданы 27 майда район үзәгендәге Коммуналь урам 37 нче йортка 17 чит ил гражданы миграция исәбенә куелган,- дип хәбәр итте район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров.
- Шулкадәр күләмдә чит ил гражданнарын кем кабул иткән соң?
- Ике очракта да "Филин" ҖЧШ кабул итүче як булып тора, юридик зат буларак директор Ю.А.Прокофьева биргән ышаныч кәгазе нигезендә Г.Н.Бахтиева аның мәнфәгатьләрен якларга килгән иде.
- Фәнис Ринатович, милекчеләр үз торакларында шул кадәр кеше теркәлүен белгәнме?
- Фактта чит ил гражданнары күрсәтелгән адрес буенча яшәмәгән. Бу торак милекчеләре һәм анда яшәүчеләр "Филин" ЧҖШ вәкилләрен һәм Бахтиеваны белмәүләрен аңлатты.
- Димәк бу ялган исәпкә кую?
-"Россия Федерациясендә чит ил гражданнарын һәм гражданлыгы булмаган затларны миграция исәбенә кую турында"гы Федераль законның 7 маддәсе 3 өлеше таләпләре бозылган. Шуның нигезендә чит ил гражданнары Россия Федерациясенә вакытлыча килгәндә килү урыны буенча исәпкә куелырга тиеш. Моннан күренгәнчә, 44 гражданны исәпкә кую ялган.
- Бу очракта УФМС территориаль пунктның гамәлләре?
Ахырын газетадан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев