Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм канун

Җир законына үзгәрешләргә аңлатма

Район прокуратурасына кергән гражданнар мөрәҗәгатьләренә анализ һәм гомумиләштерү шуны күрсәтте: агымдагы елның узган чорында район прокуратурасы авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән җир өлеше алу мәсьәләсе буенча гражданнарның 2 мөрәҗәгатен тикшерде. Әлеге мөрәҗәгатьләрне тикшерү нәтиҗәләре буенча район судына Россия Федерациясе Гражданлык-процессуаль кодексының 45 маддәсе нигезендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән җир өлешен милеккә...

Район прокуратурасына кергән гражданнар мөрәҗәгатьләренә анализ һәм гомумиләштерү шуны күрсәтте: агымдагы елның узган чорында район прокуратурасы авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән җир өлеше алу мәсьәләсе буенча гражданнарның 2 мөрәҗәгатен тикшерде.
Әлеге мөрәҗәгатьләрне тикшерү нәтиҗәләре буенча район судына Россия Федерациясе Гражданлык-процессуаль кодексының 45 маддәсе нигезендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән җир өлешен милеккә алуга югарыда телгә алынган гражданнарның хокукын тану турындагы гариза җибәрде. Әлеге гаризалар тикшерелде һәм канәгатьләндерелде.
Узган гасырның 90нчы елларында авыл хуҗалыгына реформа үткәрүгә бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасында колхозлар, совхозларны үзгәртү һәм башка дәүләт предприятиеләрен һәм агросәнәгать комплексы оешмаларын хосусыйлаштыру тәртибе турында»гы 1993 елның 10 маендагы 244нче Указы, җир законы нигезендә халык депутатлары Советына җир реформасы һәм җир ресурслары буенча район комитеты күрсәтмәсе белән хуҗалыкларга җир өлешләрен билгеләү вазыйфасы йөкләнә. Татарстан Республикасы Президентының әлеге фәрманы нигезендә җир өлешләренә хокуклары булган кешеләр исемлегенә түбәндәгеләр кертелә: колхоз әгъзалары һәм совхоз эшчеләре, алар территориясендә яшәгән хуҗалык пенсионерлары, авылда социаль тармакта эшләүче кешеләр һәм башкалар. Җир өлешләренә хокукы булган гражданнар исемлеген төзү, аларга документлар рәсмиләштерү вакытына районның аерым халкының мондый хокукы була, әмма билгесез сәбәпләр әлеге исемлеккә кертелми һәм аларның хокукы чикләнелә. 2007 елның 14 маенда Татарстан Республикасының «Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында»гы 18 нче законы көченә керә. Әлеге законның төп бурычларының берсе - теге яки бу сәбәпләр нәтиҗәсендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары нигезендә җир өлеше алуга хокукын гамәлгә куймаган гражданнар хокукын торгызу. Хәзер мондый хокук судка гариза бирү юлы белән торгызыла ала. Шулай итеп, мондый фактлар булган очракта, гражданнар югарыда телгә алынган таләпне күрсәтеп, судка үзләре генә мөрәҗәгать итә ала. Суд тарафыннан гражданнар таләпләре канәгатьләндерелгән очракта, алар муниципаль милкендә булган җирләрдән җир участоклары бирүче МР башкарма комитетка мөрәҗәгать итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев