Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм канун

Инвалидларны социаль яклау турындагы закон положениеләре

"Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында"гы 1995 елның 24 ноябрендәге Федераль законны саклауга прокурор күзәтчелеге барышында 2011 елда инвалид балаларга тернәкләндерүдә индивидуаль программалар нигезендә кием, подгузник, памперс төрендә тернәкләндерүнең техник чаралары вакытында бирелмәгән.

Әлеге тернәкләндерүнең техник чараларын бирүне тоткарлау җиде айга кадәр җиткән, шуның белән инвалидлык буенча социаль тәэминатта инвалид балаларның конституцион хокуклары тупас бозылган. Бу хәл бала хокуклары турындагы конвенциянең 23 маддәсе таләпләренә каршы чыга: акыл яки физик яктан кимчелеге булган бала тулы кыйммәтле һәм лаеклы тормыш алып барырга тиеш, бу җәмәгать тормышында актив катнашуны җиңеләйтә, үз-үзләренә ышаныч тудыра.
Шул уңайдан "Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында"гы федераль законның 11 маддәсе аерым положениеләрен аңлатырга телим. Бу маддәдә инвалидны тернәкләндерүдә индивидуаль программага аңлатма бирелә. Аерым алганда, тернәкләндерүнең индивидуаль программасы- организмның бозылган яки югалган функцияләрен торгызуга, билгеле бер эшчәнлек төрләрен үтәүгә инвалидның сәләтен компенсацияләүгә юнәлдерелгән, медицина, профессиональ һәм башка тернәкләндерү чараларын тормышка ашыруда үз эченә аерым төр, форма, күләм, срок һәм тәртипләрне алган инвалидлар өчен тернәкләндерүнең оптималь чараларын тормышка ашыручы федераль учреждениеләргә җитәкчелек итүче уполномоченный орган карары нигезендә эшләнә. Тернәкләндерүнең индивидуаль программасы дәүләт хакимияте җирле үзидарә органнары, шулай ук оештыру хокукый һәм милек формасына бәйсез рәвештә оешмалар тарафыннан мәҗбүри үтәлергә тиеш.
Әгәр индивидуаль тернәкләндерү программасында каралган техник чаралар яки хезмәт инвалидка бирелмәсә, яки инвалид тернәкләндерүнең техник чараларын үзе сатып алса, яки хезмәтләр өчен үзе түләсә, аңа сатып алынган тернәкләндерүнең техник чарасы бәясе яки күрсәтелгән хезмәт бәясе күләмендә компенсация түләнә, әмма гамәлдәге федераль законда билгеләнгән тернәкләндерүнең техник чарасы яки хезмәт бәясеннән артык түгел. Тернәкләндерүнең техник чарасын үзе сатып алган яки күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләгән инвалидка мондый компенсация түләү тәртибе, аның күләмен билгеләү тәртибе һәм күрсәтелгән компенсация күләме турында гражданнарга мәгълүмат бирү тәртибен дә кертеп, 2011 елның 31 гыйнварындагы 57 нче Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы боерыгы белән расланган. Шушы мәсьәлә буенча тулырак мәгълүмат алу өчен гражданнар Кама Тамагы районы социаль яклау идарәсе белгечләренә мөрәҗәгать итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев