Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм канун

Инициатива җәзага тартылучан

Кичә МР башкарма комитеты каршындагы административ комиссия утырышы үткәрелде. Анда ике мәсьәлә тикшерелде.

Лабыш авылында яшәүче КоАП 1 маддәсе 3,6 пунктын бозган өчен 2000 сум штрафка тартылды. Аерым алганда, ул дүрт кәҗәсен күзәтүчесез калдырган, нәтиҗәдә күрше бакчадагы яшь җиләк-җимеш агачларына зыян салынган.

Кама Тамагы штпда яшәүче үзенә һәм күршеләренә тормышны җиңеләйтү өчен үз йорты янына чүп-чар контейнеры куйган. Закон нигезендә ул моны Роспотребнадзор, шәһәр җирлеге башкарма комитеты һәм район архитектура бүлеге рөхсәте белән генә эшли ала. Моңардан соң контейнер хуҗасы чүп-чарны чыгару өчен «Благоустройство» ООО белән килешү төзергә тиеш. Закон бозуның әллә ни зыянлы булмавына бәйле рәвештә, комиссия кисәтү генә ясый. Контейнер урамнан ишек алдына куела. Исегезгә төшерәбез: микрорайонда 99 торак йортлы алты урамга ике контейнер бар. Алар юлның икенче ягына «Благоустройство» ООО өчен җайлы булсынга янәшә куелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев