Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм канун

Ярминкә бизәкләре

Федераль закон һәм ТР Министрлар кабинеты карары нигезендә, ярминкәләрне дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә, юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр оештыра. - Ярминкә сәүдәне автомашинадан яки билгеләнгән палаткалар һәм башка сәүдә урыннарыннан сату мөмкинлеге булган төзекләндерелгән территориядә үтәргә тиеш, - ди район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров. - Ярминкәне оештыручы аны үткәрү буенча чаралар...

Федераль закон һәм ТР Министрлар кабинеты карары нигезендә, ярминкәләрне дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә, юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр оештыра. - Ярминкә сәүдәне автомашинадан яки билгеләнгән палаткалар һәм башка сәүдә урыннарыннан сату мөмкинлеге булган төзекләндерелгән территориядә үтәргә тиеш, - ди район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров.

- Ярминкәне оештыручы аны үткәрү буенча чаралар планы эшли һәм раслый, эш, товар сату өчен урын бирү тәртибен ачыклый. Оештыручы шулай ук СМИда һәм үз сайтында бу хакта мәгълүмат бастыра. Оештыручы кулланучылар хокукын яклау тармагында гамәлдәге законда каралган нормалары, халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге, ветеринария, тирә якны саклау, террорга һәм янгынга каршы, җәмәгать тәртибе, монополиягә каршы, чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затларның хезмәт эшчәнлеге нормаларын үтәгән өчен җаваплы. Ярминкәне үткәрү өчен аны оештыручы җаваплы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев