Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм канун

Хезмәт тәрбиясе - закон нигезендә

Кама Тамагы районы прокуратурасы балигъ булмаганнарны эшкә тартканда хезмәт законнарын саклау таләпләре тикшерелде. Тикшерүдән ачыкланганча, "Камское" җаваплылыгы чикләнгән ширкәт 9 балигъ булмаучыны эшкә алган. Шул ук вакытта, аларның берсе дә бу предприятиегә рәсми рәвештә урнашмаган, хезмәт килешүләре төзелмәгән, аларны эшкә алу турында приказ юк һәм медицина тикшерүе дә узмаганнар. Шуның...

Кама Тамагы районы прокуратурасы балигъ булмаганнарны эшкә тартканда хезмәт законнарын саклау таләпләре тикшерелде.

Тикшерүдән ачыкланганча, "Камское" җаваплылыгы чикләнгән ширкәт 9 балигъ булмаучыны эшкә алган. Шул ук вакытта, аларның берсе дә бу предприятиегә рәсми рәвештә урнашмаган, хезмәт килешүләре төзелмәгән, аларны эшкә алу турында приказ юк һәм медицина тикшерүе дә узмаганнар. Шуның белән Россия Федерациясе Хезмәт законнары маддәләре бозылган. Россия Федерациясе Хезмәт законнары бозылып, уналты яше тулмаганнар атнага 30 сәгать, уналты яшьтән унсигез яшькә кадәр булганнар атнага 47 сәгать эшләгән. Моннан тыш, барлык яшүсмерләр дә эшкә төрле эшне башкаручы сыйфатында алынган, көн дәвамында шушы предприятие җитештергән продукция, ягъни кирпеч белән эшләгән. Яшүсмерләр киптерү өчен поддоннарга кирпеч өя. Бер яшүсмер 1 сменага якынча өч тоннага якын йөк күчерә. Моның белән РФ Хезмәт министрлыгы карары белән расланган унсигез яше тулмаганнар өчен кулдан авырлык күчерү һәм күтәрү турындагы рөхсәт ителгән норма таләпләре дә бозылган. Район прокуратурасы тикшерү нәтиҗәләре буенча "Камское" җаваплылыгы чикләнгән ширкәт директоры Ринат Рамазановка карата административ хокук бозу турында эш кузгатылган. Шулай ук аның исеменә хезмәт законы таләпләрен бозуны бетерү турында күрсәтмә чыгарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев