Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм канун

Гражданинның изге бурычы

Хәрби хезмәткө алынырга тиешле гражданнарның вазыйфалары нинди һәм аны бозган өчен нинди җаваплылык каралган? Бу сорауга аңлатманы район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров бирә. Югарыда телгә алынган гражданнарның вазыйфалары «Хәрби вазыйфа һәм хәрби хезмәт турында»гы 1998 елның 28 мартындагы 53нче Федераль законның 31 маддәсендә каралган. Аерым алганда, запаста булмаган, хәрби хезмәткә алынырга...

Хәрби хезмәткө алынырга тиешле гражданнарның вазыйфалары нинди һәм аны бозган өчен нинди җаваплылык каралган?
Бу сорауга аңлатманы район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров бирә.
Югарыда телгә алынган гражданнарның вазыйфалары «Хәрби вазыйфа һәм хәрби хезмәт турында»гы 1998 елның 28 мартындагы 53нче Федераль законның 31 маддәсендә каралган. Аерым алганда, запаста булмаган, хәрби хезмәткә алынырга һәм хәрби комиссариат повесткасында күрсәтелгән вакытка һәм урынга медицина тикшерүенә, призыв комиссиясе утырышына яки хәрби хезмәт үтү өчен хәрби частькә җибәрү өчен килергә, шулай ук хәрби хезмәт башланганчы хәрби комиссариатта булырга тиешле гражданнар. Хәрби хезмәткә алынырга тиешле гражданнар хәрби комиссариат повесткасын кул куеп ала. Поветсканы гражданнарга хәрби комиссариат хезмәткәрләре яки ул эшләгән җирдә җитәкчеләр, оешманың хәрби исәпкә алу эше өчен җаваплы кеше тапшырырга тиеш.
Повесткада күрсәтелгән таләпләрне үтәмәгән өчен хокукый җаваплылык күрсәтелергә тиеш.
Гражданин хәрби комиссариат повесткасы буенча сәбәпсез килми калган очракта, ул хәрби хезмәт үтәүдән кача дип санала һәм Россия Федерациясе законы нигезендә җавапка тартыла. Аерым алганда, РФ Җинаятьләр кодексының 328 маддәсендә хәрби хезмәткә алынудан һәм альтернатив гражданлык хезмәте үтүдән качып йөргән өчен ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев