Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм канун

Әгәр сездән акча сорасалар

Бүген мәктәпләр яки балалар бакчаларында ата-аналардан сыйныф өчен пәрдә яки дәрес өчен уку әсбабы алугы акча сораулары сирәк үкренеш түгел. Әлеге гамәлнең законлымы-түгелем икәнлегенә район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров аңлатма бирә. - Республика прокуратурасы органына гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләргә анализ һәм мәгариф турындагы зкаонны үтәүне тикшерү нәтиҗәләре андый практика барлыгы турында сөйли....

Бүген мәктәпләр яки балалар бакчаларында ата-аналардан сыйныф өчен пәрдә яки дәрес өчен уку әсбабы алугы акча сораулары сирәк үкренеш түгел. Әлеге гамәлнең законлымы-түгелем икәнлегенә район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров аңлатма бирә.

- Республика прокуратурасы органына гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләргә анализ һәм мәгариф турындагы зкаонны үтәүне тикшерү нәтиҗәләре андый практика барлыгы турында сөйли. Кызганычка каршы, әлеге акчаны максатсыз тоту фактлары ачыклана, бу андый практика барлыгы турында сөйли, ягъни балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә законсыз нигездә акча җыңлар күзәтелә. Белем бирү оешмалары җитәкчеләре хәйрия, иганә ярдәме дип акча җыялар, практикада исә ул мәҗбүри булып чыга. Мәгариф учреждениеләренең коррупцияләнүе барлыкка килә, балалар бакчалары һәм мәктәпләр ата-аналардан төрле ихтыяҗларга: ремонт, каравыл, хуҗалык ихтыяҗлары, уку әсбаплары һәм башкаларга системалы акча җыю нигезендә "үзфинанслау" белән шөгыльләнә, шулай итеп гражданнарның кулай һәм түләүсез белем алуга хокуклары бозыла. Мондый фактлар белән безең районда ике элек очрашырга туры килде. Райондагы бер мәктәптә яңа программа буенча китаплар җитешми. Укытучыларга бюджет акчасы хибына китаплар бирелмәячәк дип хәбәр итәләр. Шуңа күрә педагоглар ата-аналардан ярдәм сорый. Прокурор чарасыннан соң китаплар бюджет акчасына сатып алына, гаеплеләргә җәза бирелә. Бу проблема белән без генә очрашмадык, шуңа күрә аны республика прокуратурасында, аннан соң Мәгариф һәм фән министрлыгында да тикшерделәр. Биредә мондый фактларны башка булдырмаска дигән карар чыгаралар. Районнарда мәгариф идарәләре 2014 елның 2 окябрендә мәгариф министры Энгель Фәттахов имзалаган " Акча җыюны һәм материал ресурслар тартуны тыю" турындагы хат алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев