Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм канун

Гадәттән тыш хәлләргә юл куймаска

Район прокуратурасы халыкны гадәттән тыш хәлләрдән саклау буенча чаралар күрде. Прокурор тикшерүе вакытында Кече Салтык авылының комсомол урамында 2012 елның язгы ташу вакытында 1 нче йортны су басуы ачыкланды. Югарыда телгә алынган йортны су басуның төп сәбәпләренең берсе - кар тиз эрүдән һәм кинәт җылытып җибәрү нәтиҗәсендә автомобиль юлы дамбасы...

Район прокуратурасы халыкны гадәттән тыш хәлләрдән саклау буенча чаралар күрде.
Прокурор тикшерүе вакытында Кече Салтык авылының комсомол урамында 2012 елның язгы ташу вакытында 1 нче йортны су басуы ачыкланды. Югарыда телгә алынган йортны су басуның төп сәбәпләренең берсе - кар тиз эрүдән һәм кинәт җылытып җибәрү нәтиҗәсендә автомобиль юлы дамбасы аша салынган суүткәргеч торбаның су агымына каршы тора алмавы.
Мондый хәлләр ел саен кабатлана, әмма гадәттән тыш хәлләргә юл куймау чаралары күрелми. Муниципаль районның гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең 2012 елның 18 маендагы карары раслаган 2013 елгы су басуга каршы чаралар планы буенча Кече Салтык авыл \җирлеге муниципаль берәмлегенә 2012 елның 1 июленә кадәр югарыда телгә алынган дамбада суүткәргеч торбаны зуррак диаметрдагы торбага алыштыру тәкъдим ителгән. Мондый хәлнең ел саен кабатланып торуына карамастан, муниципаль берәмлек тарафыннан гадәттән тыш хәлләрне кисәтү чаралары күрелми, комиссия тәкъдиме игътибарга алынмый.
Моннан тыш, торак пунктның кайбер участокларында, шул исәптән Кече Салтык авылының Комсомол урамындагы 1нче йорт янында су белән тәэмин итү торбасы тишелгәнлектән җир сазланып тора, бу исә уңдырышлы катламны юкка чыгаруга ярдәм итә, кирәкле эшләрне башкарырга, иркенләп йөрергә комачаулый.
шулай итеп, җирле үзидарә органы тарафыннан «Җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында»гы Федераль законның 14 маддәсе 23 пунктында, «Халык һәм территорияләрне табигый һәм техник характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау турында»гы Федераль законның 7 маддәсендә күздә тотылган вазыйфалары тиешенчә үтәлми.
Җирле үзидарә органының киләчәктә дә эшләмәве кеше корбаннары һәм зур күләмдә зыян салуга бәйле авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча район прокуроры район судына түбәндәге таләпләр белән гариза юллады:
1. ТР Кама Тамагы муниципаль районы Кече Салтык авыл җирлеге башкарма комитетының гадәттән тыш хәлләрне булдырмауга гамәл кылмавын законсыз дип табарга.
2. Кама Тамагы муниципаль районы Кече салтык авыл җирлеге башкарма комитетына югарыда телгә алынган дамбадагы суүткәргеч торбасын зуррак диаметрдагы торбага алыштыруны йөкләргә.
3. Кама Тамагы районы Кече Салтык авылы Комсомол урамында ремонт эшләре үткәреп, су белән тәэмин итү торбасының тишелү сәбәпләрен бетерергә.
Хәзерге вакытта район суды прокурор гаризасын тикшерде һәм аны тулы күләмдә канәгатьләндерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев