Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм канун

Эчә торган су турында

Кама Тамагы район прокуратурасы җир асты байлыклары һәм хуҗалык-эчү максатлары өчен җир астыннан төче су алуны лицензияләү турында Россия Федерациясе законы үтәлешен тикшерде. Тикшерү вакытында "Кама Тамагы коммуналь челтәрләр" ААҖ җитәкчелеге һәм белгечләренең җир асты байлыклары һәм хуҗалык-эчү максатлары өчен җир астыннан төче су алуны лицензияләү турында закон таләпләрен бозуы...

Кама Тамагы район прокуратурасы җир асты байлыклары һәм хуҗалык-эчү максатлары өчен җир астыннан төче су алуны лицензияләү турында Россия Федерациясе законы үтәлешен тикшерде.
Тикшерү вакытында "Кама Тамагы коммуналь челтәрләр" ААҖ җитәкчелеге һәм белгечләренең җир асты байлыклары һәм хуҗалык-эчү максатлары өчен җир астыннан төче су алуны лицензияләү турында закон таләпләрен бозуы ачыкланды. 2012 елның 18 июленә "Кама Тамагы коммуналь челтәрләр" ААҖ (соңрак-җәмгыять) балансында 8 суэтем башнясы тора. Шуның дүртесенең җир асты байлыкларыннан файдалану хокукына лицензия срогы 2012 елның 1 июлендә чыккан, ә калган 4 башняның лицензиясе, гомумән, булмаган. Шуңа да карамастан, җәмгыять тиешенчә рәсмиләштерелгән рөхсәт документы булмауга карамастан, суны кулланучыларга җибәргән.
Билгеләнгән тәртиптә бирелгән лицензия нигезендә ресурслардан файдалану, тоту, ия булуга мөмкинлек бирүче "Җир асты байлыклары" турындагы Россия Федерациясе законының 11 маддәсе һәм Россия Федерациясе Су кодексының 9 маддәсе таләпләре бозылган.
Лицензия хуҗага билгеләнгән чикләрдә җир асты байлыкларыннан файдалану хокукы бирүче документ булып тора, хуҗасы элек әйтелгән шартларны үтәп, билгеләнгән вакыт дәвамында аны күрсәтелгән максатларда файдалана. Моңа вәкаләтле дәүләт хакимияте органнары һәм судан файдаланучылар арасында шул участоктагы судан файдалану шартларын, шулай ук килешү шартларын үтәү буенча ике як бурычларын билгеләгән килешү төзелә ала.
"Халыкның санитария-эпидемиологик иминлеге турында"гы Федераль законның 19 маддәсендә билгеләнгәнчә, эчә торган су эпидемиологик яктан куркынычсыз, химик составы буенча зыянсыз һәм үзлекләре ягыннан уңай булырга тиеш. Шәһәр һәм авыл җирлекләрендә яшәүчеләр физиологик һәм көнкүреш ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә эчә торган су белән тәэмин ителергә тиеш.
"Кама Тамагы коммуналь челтәрләр" ААҖ хуҗалык эшчәнлеген алып барганда гамәлдәге закон таләпләрен: "Әйләнә-тирә мохитне саклау турында"гы Россия Федерациясе законының 11 маддәсен, Россия Федерациясе конституциясенең 42 маддәсендә каралган имин әйләнә-тирә мохиткә гражданнарның дәүләт гарантияләгән хокукларын боза. Ачыкланган кимчелекләр буенча район прокуроры "Кама Тамагы коммуналь челтәрләр» ачык акционерлар җәмгыятенең лицензиясе булмаса да, эчә торган суны законсыз чыгару гамәлен тану һәм закон бозуны бетерү таләбе белән судка мөрәҗәгать итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев