Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм канун

Дача амнистиясе

1 сентябрьдә "дача амнистиясе" турындагы законның көченә керүенә 8 ел була. Ул күп кенә күчемсез милеккә гражданнар хокукын рәсмиләштерүне гадиләштерергә мөмкинлек бирде. Бу вакыт эчендә күпсанлы мәкаләләр язылды, аңлатмалар бирелде, әмма, практика күрсәткәнчә, гражданнарның сораулары кимемәгән. Исегезгә төшерәбез, дача амнистиясе буенча, ягъни шәхси ярдәмче хуҗалык, бакчачылык, дача хуҗалыгы, шәхси торак...

1 сентябрьдә "дача амнистиясе" турындагы законның көченә керүенә 8 ел була. Ул күп кенә күчемсез милеккә гражданнар хокукын рәсмиләштерүне гадиләштерергә мөмкинлек бирде.

Бу вакыт эчендә күпсанлы мәкаләләр язылды, аңлатмалар бирелде, әмма, практика күрсәткәнчә, гражданнарның сораулары кимемәгән. Исегезгә төшерәбез, дача амнистиясе буенча, ягъни шәхси ярдәмче хуҗалык, бакчачылык, дача хуҗалыгы, шәхси торак төзелеше яки шәхси гараж төзелеше ( РФ Җир кодексы көченә кергәнче бирелгән, дөресрәге 2001 елның 30 октябренә кадәр) һәм анда төзелгән шәхси йорт, дача, гараж һәм башка күчемсез объектлар салынган җир участогына хокукны гади тәртиптә теркәргә мөмкин иде. Соңгы вакытта дача амнистиясе тәмамлану турында сорау еш бирелә. Моңа бәйле рәвештә шуңа игътибар бирергә кирәк, 2015 елның 1 мартына шәхси торак йортларга милек хокукын гади тәртиптә теркәү мөмкинлеге тәмамлана. Бу көнгә кадәр мондый объектларга хокукны дәүләт теркәве өчен, әгәр җиргә хокук теркәләгән булса, йортны кадастр исәбенә кую һәм 200 сум дәүләт пошлинасы түләп, хокукны теркәүгә гариза гына язасы. Моны бер вакытта эшләргә кирәк. 2015 елның 1 мартыннан соң объектны файдалануга тапшыруга рөхсәт таләп ителә. Калган күчемсез милек объектларына дача амнистиясе вакыты чикләнмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев