Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм канун

Бурычыгызны вакытында түләгез

Татарстан Республикасында Россия УФССП РОСПда хәзерге вакытта гомуми суммасы 411800 сумлык коммуналь хезмәтләр өчен түләү бурычын каплау буенча 24 башкарма эш исәптә тора.

24 апрельдә ТРда УФССП РОСП хезмәткәрләре коммуналь түләүләр буенча бурычны каплау буенча башланган айлык вакытында суд приставы- башкаручы Илдар Нигъмәтуллин"Кама Тамагы коммуналь челтәре" ААҖ вәкиле Роза Йосыпова белән берлектә коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләр адреслары буенча йөреп чыкты.
"Башкарма эш турында"гы Федераль закон нигезендә халыктан бурычны җыю максатында суд приставлары суд карарын мәҗбүри үтәтү чаралары куллана. Болар - бурычлының милкенә арест салу, бурычлының хезмәт хакыннан яки пенсиясеннән акча тотып калуга запрос җибәрү, бурычлының РФ илләреннән читкә китүен чикләү.
Шулай ук бурычлы теркәү урынында булмаган очракта аның милке эзләүгә игълан ителә.
Моннан тыш, башкарма документны билгеләнгән вакытка - 5 көн эчендә ирекле үтәмәгән очракта, суд приставлары Федераль законның 112 маддәсе нигезендә башкарма җыемны түләттерү турында карар чыгара. Ул бурыч суммасының 7% тәшкил итә.
Югарыда телгә алынган барлык чаралар бурычлының хәлен авырайта, район халкының исенә төшерәбез: бурычларыгызны вакытында түләгез һәм хәлне суд приставларына калдырмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев