Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм канун

Берәү һәркем өчен – һәркем берәү өчен

Гражданнарның прокуратура органнарына керүче мөрәҗәгатьләренә анализ торак-коммуналь комплексына бәйле сорауларның артуын ачыклады. Аерым алганда, сыйфатсыз ремонт, коммуналь түләүләрнең артуы, федераль закон нигезендә гражданнарның төрле категориясен торак белән тәэмин итү. Әлеге мөрәҗәгатьләрне хәл итү прокурор реакция чаралары кабул итү белән аерым гаризаларны тикшерү генә түгел, гамәлдәге законны аңлату да. Гражданнарга аеруча...

Гражданнарның прокуратура органнарына керүче мөрәҗәгатьләренә анализ торак-коммуналь комплексына бәйле сорауларның артуын ачыклады.
Аерым алганда, сыйфатсыз ремонт, коммуналь түләүләрнең артуы, федераль закон нигезендә гражданнарның төрле категориясен торак белән тәэмин итү. Әлеге мөрәҗәгатьләрне хәл итү прокурор реакция чаралары кабул итү белән аерым гаризаларны тикшерү генә түгел, гамәлдәге законны аңлату да. Гражданнарга аеруча көнүзәк мәсьәләләрне аңлату социаль киеренкелекне киметергә, гражданнарның гомуми милеккә идарә итү буенча үз хокукларын гамәлгә ашыруны активлаштырырга, торак-коммуналь хуҗалыгы тармагында аларга күрсәтелүче хезмәтләр өчен түләүләрне формалаштыру һәм контрольдә тотарга мөмкинлек бирә. Әлеге тармакта халыкның түләүләре артуына бәйле сораулар турында сөйләп, түбәндәге сәбәпләрне әйтеп үтәргә була: су, газ, электр, җылылык белән тәэмин итүчеләрдә ресурслар бәясе арту; кара-каршы финанслауны бетерү (элек тарифларның төрлелеге нәтиҗәсендә түләүләрнең бер өлеше юридик затларга һәм предприятиеләргә йөкләнгән иде); исәпкә алуның гомумйорт приборларын кую күпфатирлы аерым йортта яшәүчеләр тарафыннан ресурсларны чынлыкта куллануын күрсәтте. Бу вакытта халык куллануны бәяләгәндә шәхси исәпкә алу приборларына (фатирда куелган счетчиклар) яки билгеләнгән нормативка карый һәм гомумйорт чыгымнарын һәрвакытта да аңлап җиткерми. Электр буенча, мәсәлән, объектив нигезләнгән чыгымнар бар: югары катларга электр насосы ярдәмендә салкын һәм кайнар суны кудыру; җылыту системасында кайнар суны бирү һәм әйләндерү; йорт яны территорияләрендә подъездларны яктырту һ.б. Моннан тыш, ресурсларны чамадан тыш куллану һәм түләгәндә гомумйорт исәпкә алу приборлары буенча кертелергә һәм шулай ук «гомумйорт ихтыяҗларына кертелергә тиешле чыгымнары булырга мөмкин: счетчиклар куелган фатирларда ресурсларны чамадан тыш куллануның төрле алымнары (счетчикларга магнитлар кую); хезмәтләргә норматив буенча түләүче фатирда кешенең күп яшәве һәм чамадан тыш чыгымнар; аварияләр һәм коммуникацияләр искерү нәтиҗәсендә гомумйорт югалтулары, йортта яшәүчеләр, шулай ук төрле оешмалар һәм коммерция структуралары тарафыннан гомумйорт коммуникацияләреннән урлашулар. Исәп-хисапның гамәлдәге системасы аерым гражданнар тарафыннан ресурсларны саклауны стимуллаштырмый. Аерым алганда, шәхси исәпкә алу приборлары булмау ресурсларны контрольсез кулланырга мөмкинлек бирә, чөнки нормадан тыш чыгымнар гомумйорт чыгымнарына кертелә һәм йортта яшәүчеләргә күпфатирлы йортларда һәм торак йортлардагы милекчеләр һәм биналардан кулланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләрендә китерелгән формулалар нигезендә күпфатирлы йортта торак яки торак булмаган бинадан кулланучының һәрберсенә караган гомуми мәйдан күләменә пропорциональ рәвештә бүленә (Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 06.05.2011 елгы 354нче карарында расланган). шулай итеп, гражданнар һәм идарә компанияләре торакны коммерция максатларында куллану, аларда күп яшәүчеләр булган «тулай торак» булдырмауны, шулай ук ресурсларны чамадан тыш куллануның башка фактларын булдырмаска һәм контрольдә тотарга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев