Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм канун

Бала хокукларын яклап

18 ноябрь – Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне.

Бу темага багышланган чара Куйбышев Затонында Столяров исемендәге мәдәният йортында узачак.

 – Хокукый ярдәм көне балаларның хокуклары һәм аларны яклау, опеканың юридик аспектлары, балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләре мәсьәләләре буенча семинар рәвешендә узачак, - диде опека һәм попечительлек бүлеге белгече Гөлия Хәмзина. -Теләгән кешегә түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк, аерым алганда, ул хокукый характердагы документлар төзү мәсьәләләре буенча булачак.

Семинарда катнашу өчен ятим, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны, андый балаларны тәрбиягә алырга теләүчеләрне, уллыкка алучыларны, инвалид балаларны, шулай ук аларның законлы вәкилләрен чакырабыз.

Чарада полиция, опека һәм попечительлек бүлеге, мәгариф идарәсе, прокуратура, суд приставлары хезмәте, җәзаны үтәтү хезмәте вәкилләре катнашачак, шулай ук адвокат, нотариус, Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе, район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе булачак.

Чара сәгать 13.00 дә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев