Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм канун

Авыл халкын алдакчылыкның яңа ысуллары турында кисәттеләр

Без һәм хезмәттәшлә- ребез явыз ниятле кешеләрнең ышанучан гражданнар хисабына баю өчен куллана торган яңа ысуллары турында даими сөйлибез. Газеталарда кисәтүләр басыла, алар турында телевидениедә репортажларда да сөйлиләр.

Күпләр үзләренең банк картасы мәгълүматларын җиткерергә һәм телефонга килгән хәбәрләрдәге кодларны әйтергә ярамавын, якын кешесенең күңелсез хәлгә таруы турында хәбәр иткән чит кешеләргә шунда ук ышанмаска кирәк икәнен  белә, һәрвакыт хәлнең дөрес булу-булмавын тикшерергә һәм шалтыратып белешергә киңәш ителә, чөнки якыннары өчен борчылучы гражданнарның кайгыртучанлыгыннан файдаланып, алдакчылар акча эшләргә тырыша. Ләкин явыз ниятле кешеләр тагын да хәйләкәррәккә әверелеп бара, аларның корбаннары арасында каматамагылылар да бар.

Бу көннәрдә Кама Тамагы районы авыл җирлекләрендә уза торган халык җыеннарында да кешеләрнең куркынычсызлыгы турында сөйләделәр.

 Район прокуроры урынбасары Илнар Каюмов Балтачта һәм Олы Кариледә узган гражданнар җыелышларында алдакчыларның хәйләләре турында сөйләде һәм халыкны уяу булырга, шулай ук финанс югалтуларыннан саклану өчен якыннарын кисәтергә чакырды.

Мәсәлән, ул берничә мисал китерде: алдакчылар үзләрен хокук саклау органнары, тикшерү комитеты, прокуратура, Федераль иминлек хезмәте хезмәткәрләре итеп таныштыралар һәм, янәсе, акча урлау буенча законсыз гамәлләрдә катнашкан дип саналган банк хезмәткәрләрен тоткарлау операциясендә катнашуны сорыйлар. Һәм ышанучан кешеләр «җинаятьчеләрне» тотуда «ярдәм итәләр», инструкция буенча телефон аша кредитлар алалар, тупланган акчаларын алып, аларны еш кына кәгазь акча рәвешендә банкоматлар аша күрсәтелгән счетларга күчерәләр, нәтиҗәдә бу акчаларны кире кайтару мөмкин түгел. Аларга хәтта финанс операцияләрен тизрәк башкарырга ярдәм итәр өчен такси җибәрергә дә мөмкиннәр.

Илнар Нурислам улы ассызыклаганча, хокук саклау органнары хезмәткәрләре беркайчан да гражданнарны мондый гамәлләргә җәлеп итми, бигрәк тә кредитлар алырга һәм чит счетларга акча күчерергә мәҗбүр итмиләр: «Әлеге хәйләләргә ышанмаска, ниндидер сораулар туса, сезне прокуратурага чакыртачаклар, әмма телефон аша аралашмаячаклар. Мондый шалтыратулар турында шунда ук полициягә хәбәр итәргә кирәк, чөнки шикле кешеләрнең акча күчерү үтенече дә акча урлауга омтылу дип атала”.
Халыкка мөрәҗәгать итеп, ул, беренче чиратта, күбесенчә өлкән яшьтәге кешеләрнең алдакчылар корбаны булуы, чөнки аларны ышандыру җиңелрәк, дип билгеләп үтте. Һәм аларга аралашуны дәвам итмәскә, телефонны шунда ук сүндерергә киңәш итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев