Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм канун

«Арзан эшчеләргә»– «резин» фатирлар

Законсыз миграция - ул законсыз хезмәт миграциясеннән алып контрабанда һәм кешеләр сатуга кадәр хәзерге дөньяда күпсанлы һәм катлаулы форма алган күренеш. - РФ җинаять кодексы нигезендә Россия Федерациясе территориясенә чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затларның законсыз килүен оештырган, шулай ук законсыз яшәвен яки транзит күчүен оештырган өчен җинаять җаваплылыгы...

Законсыз миграция - ул законсыз хезмәт миграциясеннән алып контрабанда һәм кешеләр сатуга кадәр хәзерге дөньяда күпсанлы һәм катлаулы форма алган күренеш.

- РФ җинаять кодексы нигезендә Россия Федерациясе территориясенә чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затларның законсыз килүен оештырган, шулай ук законсыз яшәвен яки транзит күчүен оештырган өчен җинаять җаваплылыгы каралган,- ди район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров. - Моны бозган өчен 500 мең сумнан алып штраф салу белән 7 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү һәм аннан башка гына 2 елга кадәр иреген чикләү каралган.

Законсыз килү һәм яшәүне оештыру кешенең паспортсыз, визасыз, закон тәртибендә каралган теркәлүе булган миграция картасыз, яшәүгә яки вакытлыча яшәүгә рөхсәтсез Россия чиген үтүгә юнәлгән теләсә нинди гамәл күздә тотыла. Әгәр башка дәүләт Россия белән гражданнарының визасыз күченеп йөрүе турында килешү төзегән булса, бу очракта виза таләп ителми. Күпчелек очракларда җинаять эше Россия Федерациясе территориясенә законсыз килү фактлары, чит ил гражданнарының һәм гражданлыгы булган кешеләргә Россия территориясендә яшәү өчен урын бирү, аларны эшкә урнаштыру, фактта яшәү урыны бирмичә аларга теркәлү урыны бирү очракларында кузгатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев