Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм канун

Агымдагы елда Кама Тамагы районы территориясендә юл-патруль хезмәте белгечләре тарафыннан исерек хәлдә машина йөртүчеләргә карата 57 беркетмә төзелгән

Чагыштыру өчен: 2016 елның I кварталында 9 беркетмә судка җибәрелгән. Хәтта җиңелчә генә исерек халәттә булу һәм транспорт белән идарә итүнең бер-берсенә капма-каршы булуы тикшерүләр тарафыннан исбатланган. Канда аз күләмдә алкоголь булу да күрү-хәрәкәт координациясенә тәэсир итә. Машина йөртүченең реаль вакытны тою сәләте югала, күрү начарлана, эшкә сәләт кими, мускул...

Чагыштыру өчен: 2016 елның I кварталында 9 беркетмә судка җибәрелгән. Хәтта җиңелчә генә исерек халәттә булу һәм транспорт белән идарә итүнең бер-берсенә капма-каршы булуы тикшерүләр тарафыннан исбатланган. Канда аз күләмдә алкоголь булу да күрү-хәрәкәт координациясенә тәэсир итә. Машина йөртүченең реаль вакытны тою сәләте югала, күрү начарлана, эшкә сәләт кими, мускул көче азая.

Гамәлдәге законга ярашлы рәвештә, исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүче әгәр ул бу вакытта җинаять эше кылмаса, 30 мең сум күләмендә административ штрафка тартыла һәм 1,5-2 елга транспорт чарасы белән идарә итүдән мәхрүм ителә. Транспорт белән идарә итүне исерек хәлдәге кешегә тапшырган өчен 30 мең сум күләмендә административ штраф һәм 1,5-2 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Мондый җәза бүгенге көндә артык йомшак.
Куркыныч янауга җиңел карау, үз гамәлләрең өчен җаваплылык тоймау, юлдагы хәлләрне адекват бәяләмәү машина йөртүчеләрнең үзләрен аңлаешсыз тотуы белән дә раслана, күпләр беркетмәгә: "риза" дип кул куя, аннары инспекторларның машинаны туктатырга, медицина тикшерүе узуны таләп итәргә хаклары булмавын аңлатып, район судына апелляция шикаяте белән мөрәҗәгать итәләр.
Быел да Кама Тамагы район судына 3 машина йөртүче апелляция шикаяте белән мөрәҗәгать иткән. 2015 елда мондый шикаятьләр саны 7 булган, ләкин мировой судьяның барлык карарлары үзгәрешсез калган, шикаятьләр канәгатьләндерелмәгән.
Йомгаклап, шуны әйтәсе килә - гомерегезне һәм юл хәрәкәтендәге башка кешеләрнең гомерләрен саклагыз, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы ка-гыйдәләрен үтәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X