Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Капремонт

Сыйфатлы һәм төзек юллар – хәвефсезлек нигезе

20 мартта Ильяс Миңнуллин җитәкчелегендәге юл хезмәте идарәсе бригадасы юлларны ремонтларга чыкты.

«Татавтодор» АҖ филиалы техникасы Кама Тамагы – Тәмте трассасы участогында Красновидово авылы янында урнашты.

– Бу участокта чокырлар һәм җимереклекләр бар, - ди Ильяс Миңнуллин. - Чокырны ремонтлау өчен асфальт-бетон катнашмасының күләме 14 тонна билгеләнде. Бу 93 квадрат метр мәйдандагы чокырларны капларга җитә. Без Красновидоводан алып Рус Бортасына кадәрге юлны төзекләндерелгән трасса башланган урынга кадәр ремонтларга планлаштырабыз.

Юлның бу участогын тикшердек, бүген чокырларны чистартуга керешәчәкбез. Асфальт китертелүгә, юл өслеген ремонтлый башлыйбыз.

– Асфальт җәелгән трасса тулысынча ачылды, әмма иртән салкын, шуңа күрә эшчеләр чокырларда боз калмасын һәм аларны асфальт түшәр алдыннан сыйфатлы итеп киптерергә мөмкин булсын өчен, ремонт эшләренә сәгать 10.00 нан соң керешәләр, - дип хәбәр итте газетага юл хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Илнар Дәүләтшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев