Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Капремонт

Кыш катгый сорар

Узган пәнҗешәмбедә Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында видеоконференция режимында җылыту сезонына әзерлек буенча республика штабының чираттагы утырышы булды. Утырышта республикада планда каралган чараларның графиктан узып башкарылуы билгеләп үтелде. Әмма, алдагыча ук, күрфатирлы йортларны ике контурлы казаннарга күчерү программасын гамәлгә кую темпын тизләтергә кирәк. Районда хәзер җылыту сезонына әзерлек эшенең кызган...

Узган пәнҗешәмбедә Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында видеоконференция режимында җылыту сезонына әзерлек буенча республика штабының чираттагы утырышы булды.

Утырышта республикада планда каралган чараларның графиктан узып башкарылуы билгеләп үтелде. Әмма, алдагыча ук, күрфатирлы йортларны ике контурлы казаннарга күчерү программасын гамәлгә кую темпын тизләтергә кирәк. Районда хәзер җылыту сезонына әзерлек эшенең кызган мәле. Күпфатирлы 49 йортның 5 августка йорт эчендәге үзәкләштерелгән җылыту системасын юдырту турында акт Минстройга 44 йортка бирелгән, бу планның 90 проценты. Район барлыгы күпфатирлы 91 йорт бар һәм министрлыкка әзерлек паспорт нибары 27 йортка гына бирелгән яки 30%. Су белән тәэмин итү һәм су чыгару системалары әзерлеге җылыту сезонына әзерлек чаралары графигында мөһим пункт булып тора. МР башкарма комитет җитәкчесе Айрат Малюков Кама Тамагында "Чиста су" программасы буенча су белән тәэмин итү системасы төзелеше турында мәгълүмат бирде. Бүгенге көнгә суүткәргеч салу эше тәмамланып килә (тагын 300 метр калган), Заов. Каратайда скважина, 300 куб метр сыешлы ике сыешлык файдалануга әзер, көйләү-җайлау эшләре генә калган. Республика штабы утырышы вакытында муниципаль берәмлекләрдә чистартукорылмалырна капиталь ремонт мәсьәләсе дә тикшерелде. Бүген районда "Альтаир-1" ООО подряд оешмасы Куйбышев Затондагы биологик чистарту корылмасына реконструкция үткәрә. Әлеге максатларга 19,5 млн. Сум акча каралган. Айрат Ринат улы әйтүенчә, чистарту системасын тулысынча алыштыру күздә тотыла: БОС сыешлыгын чистартып, буйыйлар, август ахырына технологик җиһазлар кайтартылырга тиеш. Кама Тамагында да биологик чистарту корылмасына ремонт бара. Куйбышев Затондаг кебек үк биредә дә БОСка капремонт Минстрой ведомство программасы буенча алып барыла һәм эшләрнең барлык комплексын башкаруга 10 млн. Сум бүлеп бирелгән. Хәзер биредә эретеп ябыштыру эшләре алып барыла, ремонт октябрьгә тәмамланырга тиеш. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, җылыту сезонына әзерлек вакытында муниципаль берәмлекнең кулланылган энергия һәм газга түләве уңай фактор булып тора. Штаб утырышында бурычлыара арасында безнең районда билгеләп үтелде. 5 августка Кама Тамагы торак-коммуналь хуҗалыгы предпряитиесе кулланылган газ өчен 11 млн. 400 мең сум тиеш. Котельняларны ремонтлауга килгәндә исә, ул башланган, 20 августка эшләрне тәмамларга уйлыйлар һәм 22 августта системага су җибәреләчәк.. Ремонт кирәк булган бар нәрсә дә бар, запас частьләр белән проблема юк. Халыкны тормыш эшчәнлеген тәэмин итүче барлык системаларның авариясез эшләве - җылыту сезонына әзерлек эшләре алып баручы хезмәтләр һәм ведомтсволарның максаты. Кыш ваемсыз хуҗалардан катгый сорар. Энергетиклар, газовиклар һәм торак-коммуналь тармак хезмәткәрләре әлеге хакыйкатьне яхшы үзләштергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев