Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Замана геройлары Антоновкада яши

Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта “Безнең заман геройлары” һәм “Кечкенә геройлар форумы” җәмгыять премияләре лауреатларын бүләкләделәр.

Ел саен тапшырыла торган премиянең инициаторлары: “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлекчәсе һәм “Яшь гвардия”. Бүләкләү тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Яшьләр эше министры урынбасары Алла Кондратьева катнашты. Традиция буенча әлеге проект кысаларында гадәти тормышта геройларча гамәлләр кылган, кискен хәлләрне игътибарыннан читтә калдырмаган кешеләрне хөрмәтлиләр.

Бүләкләнүчеләр арасында Антоновкадан Шәйхәйдәровлар гаиләсе дә бар иде. Бу гаилә 50 гектар территориядә урман утырткан. Ылыслы һәм җимеш агачларының үсентеләрен Ринат Шәйхәйдәров үзе үстерә һәм аларны тигезсезлекләргә утырта. Биш бала тәрбияләүче бу гаилә, гомумән, экологик яшәү рәвеше алып бара. Алар авыл кырыендагы чүп-чарларны җыя, икенче чимал буларак эшкәртә, әйберләргә яңа сулыш өрә, шул рәвешле ташланган чүп-чар күләмен киметәләр. Шәйхәйдәровлар “Экояз”, “Экогаилә” акцияләрендә һәм бәйгеләрендә даими катнаша. Быел бәйгегә тәкъдим иткән видеороликта алар үзләре башкарган эшләр турында сөйләделәр.

- Безнең бар яшәү рәвешебез – табигатьне саклау, үзебез яши торган урынны экология ягыннан алга җибәрү, - ди Айгөл Шәйхәйдәрова. – Табигатьне үзебез генә саклап калмыйбыз, балаларыбызны да шуңа өйрәтәбез. Алар да гаилә традиияләрен дәвам итәрләр дип ышанабыз.

Бүләкләнү вакытында Айгөл Шәйхәйдәрова Алексей Светловның Фәрит Мөхәммәтшинга багышлап язган шигырен укыды. Гаиләгә бүләкне Алла Кондратьева тапшырды.

Берничә ай элек гаиләдә бишенче бала туган. Шәйхәйдәровларның үз йортлары юк, әлегә алар торак йорт буларак яраклаштырылган бинада яшиләр һәм күп балалы гаиләләргә йорт төзелешендә ярдәм программасына кереп, иркен һәм җылы йорт төзергә хыялланалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев