Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юллардагы техник бозлар турында

Кагыйдә буларак, авыл җирендә кыш ап-ак кары һәм чиста, саф һавасы белән истә кала. Шәһәр җирендә исә, киресенчә, кыш халыкка өстәмә проблемалар гына тудыра дисәң дә ялгыш булмас. Җәяүлеләр юлындагы вакытында чистартылмый торган пычрак карны ерып йөрү еш кына баш бәласенә әверелә. Быел кыш башланыр алдыннан Татарстанда юлларга сибү өчен...

Кагыйдә буларак, авыл җирендә кыш ап-ак кары һәм чиста, саф һавасы белән истә кала. Шәһәр җирендә исә, киресенчә, кыш халыкка өстәмә проблемалар гына тудыра дисәң дә ялгыш булмас. Җәяүлеләр юлындагы вакытында чистартылмый торган пычрак карны ерып йөрү еш кына баш бәласенә әверелә.

Быел кыш башланыр алдыннан Татарстанда юлларга сибү өчен 76 мең тоннадан артыграк техник тоз әзерләнгән. Аларның 26 меңе - федераль трассалар өчен булса, 50 меңе - төбәк юллары өчен файдаланыла. Өстәвенә, юл хезмәткәрләре тарафыннан барлыгы 310 мең тоннага якын тоз һәм ком кушылмасы әзерләнгән. Әлеге реагент җәяүлеләр юлындагы бозны эретү өчен кулланыла.

Юллардагы карны бу рәвешле эретү - мөһим алымнарның берсе. Юкса, аварияләр саны бермә-бер артыр иде. Өстәвенә, тротуарлардагы бозда егылып, имгәнүчеләр санының артачагы да көн кебек ачык.

Тик "Бер рәхәтнең мең михнәте" дигәндәй, әлеге техник тоз һәм кушылмалар халык өчен шактый зур уңайсызлыклар тудыра. Гадәттә, бу чорда җәяүлеләр аяк киеменең шактый тиз ашалуыннан зарлана. Машина хуҗаларының да проблемасы чиктән ашкан. Алар "тимер ат"ларында вакытыннан алда барлыкка килгән күгәрек һәм "кара пәрдә"ләрне күреп кайгыга бата.

Күп очракта реагентлардан файдалану кагыйдәләре бозыла икән. Шуңа күрә белгечләр халыкны сак һәм игътибарлы булырга чакыра. "Әгәр дә һава температурасы 0 градустан түбәнрәк вакытта юлларда сазлык һәм күлләвекләргә юлыксагыз, димәк, урамнарга сибелгән реагент күләме артык зур булган", - ди алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев