Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юлдагы тәртип өчен бергәләп

Узган елның декабреннән Татарстанда "Антипьянь" социаль проекты гамәлгә керде. Шушы акция кысаларында журналистлар ЮХИДИ хкзмәткәрләре белән бергә руль артындагы исерек шоферларны ачыклау өчен пресс-рейдлар үткәрә, юллардагы куркынычсызлыкны арттыруга юнәлдерелгән кисәтү чараларын яктырта. Бүгенге көндә кисәтү характерындагы практик чараларга, юллардагы рейдлар, тикшерүләргә карамастан, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар элеккечә бик күп, аеруча...

Узган елның декабреннән Татарстанда "Антипьянь" социаль проекты гамәлгә керде. Шушы акция кысаларында журналистлар ЮХИДИ хкзмәткәрләре белән бергә руль артындагы исерек шоферларны ачыклау өчен пресс-рейдлар үткәрә, юллардагы куркынычсызлыкны арттыруга юнәлдерелгән кисәтү чараларын яктырта.

Бүгенге көндә кисәтү характерындагы практик чараларга, юллардагы рейдлар, тикшерүләргә карамастан, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар элеккечә бик күп, аеруча тизлек режимын арттыралар, транспорт чаралары белән исерек килеш идарә итәләр. Бер айда ЮХИДИ районда 80гә якын юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыны терки, уртача 8 исерек кешегә административ беркетмә төзелә. Административ чара күрелгән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар кабат законда каралган норма һәм кагыйдәләрне боза. Кама Тамагы районы буенча 1 нче суд участогы мировой судьясы Лилия Гафиятуллина сүзләренә караганда, КоАП 20.25 маддәсе буенча судка кергән материаллар арасында ЮХИДИ җибәргән "Административ штрафны түләмәү, яисә җәза үтәү урыныннан китү" буенча судка 176 эш кергән. Спиртлы эчемлекләр эчеп, машинада җилдерергә яратучыларга тагын бер кат искәртәсе килә, административ штрафны вакытында түләмәгәндә, административ штраф ике тапкырга арта. Әмма бер мең сумнан да ким түгел, яки унбиш тәүлеккә кадәр административ арест салына, яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә хөкем ителә. Машина йөртүчегә карар кулына бирелә, суд карары белән риза булмыйча кабат жалоба бирүгә 10 көн бирелә. Ә 11 нче көннән 30 көн эчендә штрафны түләргә кирәк. Әгәр штраф күрсәтелгән вакытта да түләнмәсә, өч ай дәвамында машина йөртүчене Россия Федерациясе КоАП 20.25 маддәсе 1 өлеше буенча җавапка тарталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X