Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юбилярны котладылар

29 сентябрьдә МР башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин һәм Олы Кариле авыл җирлеге башлыгы Фарук Гарифуллин Һәдия Миңневәлиеваны 95 яшьлек юбилее белән котладылар. Алар юбилярга РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы, котлау папкасы, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырдылар, аңа сәламәтлек, күңел күтәренкелеге теләделәр. Һәдия әби 1919 елда районыбызның Бәрлегуҗа авылында...

29 сентябрьдә МР башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин һәм Олы Кариле авыл җирлеге башлыгы Фарук Гарифуллин Һәдия Миңневәлиеваны 95 яшьлек юбилее белән котладылар.

Алар юбилярга РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы, котлау папкасы, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырдылар, аңа сәламәтлек, күңел күтәренкелеге теләделәр. Һәдия әби 1919 елда районыбызның Бәрлегуҗа авылында туып үскән. Аңа 10 яшь булганда, сәяси репрессияләр вакытында әтисе төрмәдә вафат була. Әнисенә булышыр өчен кыз бала колхозда эшли. 20 яшендә Һәдия Казанга китә һәм дары заводына эшкә урнаша. Анда 3 ел эшләгәч, яңавдан туган авылына кайта һәм колхозда эшли. 1948 елда Олы Кариле егете Әкрам Миңневәлиевка кияүгә чыга. Алар 63 ел бергә яши, 5 бала тәрбияләп үстерә. Хәзер Һәдия әби төпчек улы Вәкил белән яәи. Аның 10 оныгы һәм 10 оныкчыгы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X