Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Үлем сатылган урынны хәбәр ит!”

2 ноябрьдә Татарстанда "Үлем сатылган урынны хәбәр ит!" дип аталган зур масштаблы наркотикларга каршы акциянең икенче этабы старт алды. Оештыручысы Татарстан Республикасында наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча Россия Федерациясе Федераль хезмәт идарәсе.акция кысаларында наркополицейскийлар республикада яшәүчеләрдән наркотикларның законсыз әйләнеше һәм аны куллану фактлары турында оператив-әһәмиятле мәгълүмат алырга планлаштыра. Бу көннәрдә...

2 ноябрьдә Татарстанда "Үлем сатылган урынны хәбәр ит!" дип аталган зур масштаблы наркотикларга каршы акциянең икенче этабы старт алды.
Оештыручысы Татарстан Республикасында наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча Россия Федерациясе Федераль хезмәт идарәсе.акция кысаларында наркополицейскийлар республикада яшәүчеләрдән наркотикларның законсыз әйләнеше һәм аны куллану фактлары турында оператив-әһәмиятле мәгълүмат алырга планлаштыра. Бу көннәрдә һәркем наркотиклар белән сәүдә итүгә каршы көрәштә үз өлешен кертә ала. Моның өчен наркоконтрольнең ышаныч телефоны номерын җыярга һәм наркотиклар сату, куллану урыннары, наркопритоннар һәм наркотиклар белән бәйле башка җинаятьләр оештыру урыннары турында хәбәр итәргә була. Куркынычсызлык турында борчылмагыз - хәбәр аноним кабул ителә.
Хәбәрләр Буада 8-8437431799 ышаныч телефоны буенча кабул ителә. Наркотикларның законсыз әйләнеше фактлары турындагы мәгълүматны ТР буенча ФСКН идарәсенең http://ufskn.tatar.ru интернет кабул итү ведомство сайтында калдырырга мөмкин.
"Үлем сатылган урынны хәбәр ит!" акциясен оештыручылар һәр хәбәрне тикшерәчәк, бер хәбәр дә игътибардан читтә калмаячак. Сез дә ваемсыз булып калмагыз! Бары тик бергәләп кенә балалар сәламәтлеге белән пычрак акча эшләүчеләргә каршы чыга алачакбыз. Нәкъ менә сезнең шалтырату кемнеңдер гомерен саклап калырга мөмкинлек бирә.
"Үлем сатылган урынны хәбәр ит!" акциясенең бурычына оператив мәгълүматлар җыю гына керми. Оештыручылар киңәш яки ярдәмгә мохтаҗлар өчен дә файдалы эшләр башкарырга омтыла, шуңа күрә наркоконтроль белгечләре белән бергә кайнар линиядә кызыксынган министрлык һәм ведомство белгечләре дә катнашачак. Акция вакытында алар түбәндәге телефоннарга шалтыратырга мөмкин:
Табиб-нарколог: 2-19-83; мәгариф бүлеге белгече 2-12-54; яшьләр бүлеге белгече 2-15-70; социаль яклау психологы 2-12-45.
Бер генә кеше дә наркотиклар булган урында үзен куркынычсыз сизә алмый. Шалтыратыгыз һәм сез күп кешеләр: туганнарыгыз, якыннарыгыз, танышларыгыз сәламәтлеген һәм гомерен саклап калырсыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев