Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Янгын- шартлы, эвакуация- өйрәнү өчен, янгын сүндерүчеләр- чын

Куркынычсызлык айлыгы кысаларында, 4 сентябрьдә Кама Тамагы урта һәм татар урта мәктәпләрендә янгын куркынычсызлыгы буенча планлы өйрәнүләр үткәрелде. Анда Кама Тамагы штп ПЧ- 116 хезмәтенең янгын техникасы да катнашты. Өйрәнүләр барышында ике мәктәпнең подвалында уйланылган янгын чыгу ноктасы табылды, шул уңайдан бинадагы кешеләр эвакуацияләнде. Төш вакытында мәктәп янында гадәти булмаган...

Куркынычсызлык айлыгы кысаларында, 4 сентябрьдә Кама Тамагы урта һәм татар урта мәктәпләрендә янгын куркынычсызлыгы буенча планлы өйрәнүләр үткәрелде.

Анда Кама Тамагы штп ПЧ- 116 хезмәтенең янгын техникасы да катнашты. Өйрәнүләр барышында ике мәктәпнең подвалында уйланылган янгын чыгу ноктасы табылды, шул уңайдан бинадагы кешеләр эвакуацияләнде. Төш вакытында мәктәп янында гадәти булмаган җанлылык башланды. Тревога сигналы буенча (автомат янгын сигнализациясе эшләде) барлык укучылар һәм укытучылар коллективы мәктәп бинасыннан чыкты. Шундый гадәттән тыш очрак өчен һәр сыйныфта һәр укучының сулыш алу органнарын саклаучы шәхси чарасы- марля бәйләвече бар иде. Укучылар һәм укытучылар сыйныфлардан бик тиз, шул ук вакытта сак чыкты: берәү дә йөгерми, этеш-төртеш тә юк, тынычлык сакланыла- бу исә янгын вакытында иң төп кагыйдә. Укытучылар укучыларын күзәтеп торды, берәү дә абынып егылмады. "Бер дә куркыныч булмады,-дип үз фикерләре белән уртаклашты Кама Тамагы урта мәктәбенең 2 сыйныф укучылары. -Бездә янгын чыкты диделәр, без парлап тезелдек һәм сыйныф җитәкчебез Юлия Геннадьевна мәктәптән алып чыкты. Ул безгә янгын вакытында сыйныфтан ничек чыгарга кирәклеген аңлатты". Укучылар "янгын чыккан" бинадан чыкканнан соң мәктәп ишек алдында укытучылар үз укучыларын барлады. Ә ОБЖ укытучысы Евгений Шалдыбин Кама Тамагы районы буенча янгын күзәтчелеге бүлекчәсе сорау алучысы, капитан Дмитрий Бобровка сафларда торучы укучылар, укытучылар һәм мәктәп персоналы турында мәгълүмат бирде. Катнашучыларның барысы да янгын сүндерүчеләрнең гамәлләрен кызыксынып карап торды. - Янгын сүндерүчеләрнең гамәлләре укучыларга көчле тәэсир итә,-диде Кама Тамагы урта мәктәбе директоры Елена Гыймадиева. -Тренировка эвакуацияләре бездә даими үкәрелә, шуңа күрә балалар мондый очракларда нәрсә эшләргә кирәклеген яхшгы белә. Минемчә, мондый тренеровкалар бик әһәмиятле һәм кирәк, болар укучыларда куркынычсызлыкның билгеле бер күнекмәләрен барлыкка китерә һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда балалар аларга тыныч караячак". Өйрәнүләр нәтиҗәсен бу мәктәптә оештыручылар канәгатьләнерлек дип билгеләде. Татар урта мәктәбе коллективы һәм мәгариф идарәсе хезмәткәрләренең әзерлеге турында алай дип әйтеп булмый. Мәктәп бинасыннан кешеләрне тиз эвакуацияләделәр, янгын сүндерүчеләр дә урынга вакытында килде. Дмитрий Бобров инструктаж үткәрде, шәхси саклану чарасы- марля бәйләвечләрнең һәркемдә булырга тиешлеген аңлатты. Район мәгариф идарәсе коллективының тревога сигналына реакциясе бөтенләй булмады, ә бит алар урта мәктәп бинасында утыралар. Алар моны ишетмәдек, дип аңлатты. Шулай ук алар белән дә инструктаж үткәрелде. Янгынга каршы тору хезмәткәрләре бу эштә төп бурыч - гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда паникага бирелмәүне, тиз һәм тәртип белән эш итү иң мөһиме, дип саный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев