Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ял итәргә вакыты юк

Редакция "Районның атказанган кешеләре" проектын башлап җибәрә. Без анда халык хуҗалыгының төрле тармакларында үз хезмәтләрее өчен "ТАССРның атказанган хезмәткәре", «Татарстан Республикасының атказанган хезмәткәре» исеменә лаек булган якташларыбыз турында язачакбыз. Бүген без "ТАССРның атказанган көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәре" Зәйтүнә Хәйретдинова турында сөйлибез. -Мин 17 яшемнән эшли башладым, хәер ул заманда барыбыз...

Редакция "Районның атказанган кешеләре" проектын башлап җибәрә. Без анда халык хуҗалыгының төрле тармакларында үз хезмәтләрее өчен "ТАССРның атказанган хезмәткәре", «Татарстан Республикасының атказанган хезмәткәре» исеменә лаек булган якташларыбыз турында язачакбыз. Бүген без "ТАССРның атказанган көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәре" Зәйтүнә Хәйретдинова турында сөйлибез.

-Мин 17 яшемнән эшли башладым, хәер ул заманда барыбыз да шулай башлаганбыздыр, мөгаен,-дип искә ала Зәйтүнә Галәү кызы. -Балтач мәктәбенең 8 сыйныфын тәмамлаганнан соң Казанның һөнәри училищесына укырга кердем, тегүчелек һөнәренә өйрәнеп, районыбызга кайттым. Биредә инде кичке мәктәпне тәмамлап урта белем алдым, ул вакытта училище һөнәри белем генә бирде. Белгечлегем буенча мин ирләр өс киеме тегү мастеры, әмма өс киемнәре тегәргә дә, матрас һәм юрганнар сырырга да туры килде. Бөтен гомерем диярлек көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты белән бәйле. Биредә ул ябылганчыга кадәр эшләдем. Пенсиягә чыгарга күп калмаган иде, шуңа күрә башка урында эшләп алырга да туры килде. Әмма мин шушы көнгә кадәр тегүдән туктаганым юк. Үзем өчен тегәм дип әйтә алмыйм, күбесе өс киемнәрен яңадан үзгәртергә дип алып килә, ягъни, өс киемгә вак-төяк ремонт белән шөгыльләнәм.

Зәйтүнә ханымның йокы бүлмәсендә ике тегү машинасы бар: берсе - электр, икенчесе - аяк машинасы. Икесе дә эшли, икесе янында да эш материаллары бар. Ә кунак бүлмәсендәге өстәлдә грамоталар һәм дипломнар куелган. Әңгәмәдәшем берничә тапкыр социалистик ярышта җиңгән. Аның рәсеме районның мактау тактасында эленеп торды. 1989 елда аңа "ТАССРның атказанган көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәре" исеме бирелә.

-Бергә эшләп, планны үтәргә тырышкан хезмәттәшләрем Галия Зыятдинова, Надежда Тарасова, Суфия Мөхәммәдиева, Мария Павлова, Люция Сабирова һәм башка бик күпләрне искә алмый мөмкин түгел. Ул вакытта планнар югары иде, эштә тоткарланырга гына түгел, төнгә кадәр утырырга туры килә иде. Элеккеге җитәкчем Зәйнәп Галиевага да рәхмәтле. Ул тырышып эшләгән һәркемне күрә белде. Эшләргә дә мөмкинлек бирде, мактауны да кызганмады. Минем иң актив хезмәт елларым нәкъ менә Зәйнәп Хәбибулла кызы белән бәйле. Ул үз карамагындагыларга бик игътибарлы булды.

Хәзер Зәйтүнә апа оныкларын тәрбияләргә ярдәм итә. Быел өлкән оныгы югары уку йортына укырга керде, ә иң кечкенә оныгына 6 яшь. Ул бакчада казынырга ярата, аның яшелчә уңышы да һәрвакыт мул була, гөмбә һәм җиләк җыярга ярата, тирә-яктагы барлык гөмбәле урыннарны яхшы белә.

Гомумән алганда, атказанган хезмәткәр тик утырмый, үз исемен шушы көнгә кадәр хезмәте белән раслый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев