Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ветеринар – таләп ителгән һөнәр

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2014 елның 11 июнендәге 188 боерыгы нигезендә 31 август ветеринария хезмәткәрләре көне буларак билгеләнде. Агымдагы елда ветеринария хезмәткәрләре беренче тапкыр җәйнең соңгы көнендә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Район ветеринария хезмәте хезмәткәрләренең көндәлек мәшәкатьләре белән танышырга һәм аларны бәйрәм белән котларга район ветеринария берләшмәсенә юл алдым....

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2014 елның 11 июнендәге 188 боерыгы нигезендә 31 август ветеринария хезмәткәрләре көне буларак билгеләнде. Агымдагы елда ветеринария хезмәткәрләре беренче тапкыр җәйнең соңгы көнендә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.

Район ветеринария хезмәте хезмәткәрләренең көндәлек мәшәкатьләре белән танышырга һәм аларны бәйрәм белән котларга район ветеринария берләшмәсенә юл алдым. Кызыл кирпечтән салынган матур бинадагы уңайлы бүлмәдщ җитәкче урынбасары Раиса Вязникова каршы алды. Ул үз эченә өч участокны алган берләшмәнең структурасы турында мәгълүмат бирде: Тәмте участок ветлечебницасы (мөдире Виктор Алексеев), Иске Казиле ветеринария участогы (Илдар Латыйпов), Олы Кариле ветеринария пункты (Ислам Димиев). Ветлабораторияне Яна Агафонова җитәкли. Биредә ВСЭ ветврачы Зәйтүнә Вязникова, ветфельдшерлар Валентина Левина һәм Галина Димиева эшли. Ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре авыл хуҗалыгы берләшмәләре һәм шәхси хуҗалыкларга хезмәт күрсәтә, хайваннардагы йогышлы, паразитар һәм йогышлы булмаган авыруларны кисәтә һәм дәвалый. График буенча хайваннарга котыру чиреннән, түләмә, лептоспироз һәм башка авырулардан вакцинация, туберкулез, бруцеллез, лейкозны диагностикалау тикшерүе үткәрә. -Ветеринария табиблары торак пунктларга чыгып, йорт саен кереп йөри, әмма вакцинациядән баш тартучылар да бар. Моңа юл куярга ярамый. Бу очракта без Апаста территориаль пункты булган ветинспекциягә мөрәҗәгать итәбез. Бу очракта алар чарасын күрә, ваемсыз хуҗаларга штраф салына. Елга 2-3 тапкыр хайваннарда котыру авыруы ачыклана, бу вакытта оператив рщвештш прививка ясыйбыз, бу хакта МЧСка хәбәр итәбез. Вакытында вакцинация ясап кына түләмә авыруын булдырмый калырга мөмкин. Шулай ук башка төбәкләрдән кайтартылган хайваннарны тикшерәбез. Монда безгә һәм хуҗаларга зур җаваплылык йөкләнә. Соңгы вакытта без республика хөкүмәте, район җитәкчелегенең зур ярдәмен сизәбез. Яшь белгечләргә беренче ярдәм акчасы түлиләр. Безнең материаль- техник база яхшыртыла. Бу бина 2006 елда төзелде. Агымдагы елда III һәм IV группа патогенлы микроорганизмнар белән эшләү өчен лицензия алдык. Шуңа кадәр бинаны санитар-эпидемиология таләпләренә тәңгәл китерү һәм реконструкцияләү өчен зур эш башкарылды".

"Безнең штатта 21 кеше, эшләүчеләребезнең уртача яше - 48 яшь. Коллектив тотрыклы, эшкә сәләтле",- дип әңгәмәгә кушылды район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Владимир Россиев.

Владимир Степанович 11 ел җитәкче вазыйфасында. 16 ел лабораториядә эшләгән. Хезмәт эшчәнлеген Казан ветеринария иститутын тәмамлаганнан соң Красновидовода башлаган. Иң яхшылары турында сорагач ул болай диде: "Бездә барысы да үз эшләрен намус белән башкара. Күптән түгел хезмәттәшебез Ислам Димиев үзенең юбилеен билгеләп үтте. Ул үзенә генә түгел, башкаларга да таләпчән, максатка юнәлешле эш итүче хезмәткәр».

Буа ветеринария техникумын да белгечлек алгач, тормыш иптәше Галина Андреевна белән бергә 1986 елдан район ветеринария хезмәтендә эшлиләр. Ислам Фәрит улы 2009 елда Казан ветеринария академиясен дә тәмамлый. Хәзер үзенең туган авылы Олы Кариледә участок ветеринария пункты мөдире.

-Заманча модульле бинада эш өчен барлык шартлар да булдырылган. Ясалма орлыкландыру, кечкенә хайваннар патологиясе буенча хирург бүлмәләре, даруханә бар. Хайваннар, аеруча этләр яратканга үземне шушы һөнәргә багышладым. Тормыш үз агымы белән бара, яраткан эшем һәм гаиләм бар. Форсаттан файдаланып, хезмәттәшләремне бәйрәм белән тәбрик итәм. барысына да уңышлар һәм иминлек телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев