Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Солдат батырлыгы халык күңелендә

Безгә ветераннар исән вакытта аларның хәрби биографиясен, Бөек Ватан сугышы елларында ичек атырларча сугышуларын, Җиңүгә нинди бәягә ирешелүе турында күбрәк белеп калырга кирәк. Бүген сүзебез Келәнче авылында яшәүче Вазыйх Җиһанша улы Ногманов турында. Вазыйх Ногманов 1927 елның 20 мартында Җиһанша һәм Фәхриҗамал Ногмановлар гаиләсендә дөньяга килә. Ул хезмәт сөючән булып...

Безгә ветераннар исән вакытта аларның хәрби биографиясен, Бөек Ватан сугышы елларында ичек атырларча сугышуларын, Җиңүгә нинди бәягә ирешелүе турында күбрәк белеп калырга кирәк. Бүген сүзебез Келәнче авылында яшәүче Вазыйх Җиһанша улы Ногманов турында.

Вазыйх Ногманов 1927 елның 20 мартында Җиһанша һәм Фәхриҗамал Ногмановлар гаиләсендә дөньяга килә. Ул хезмәт сөючән булып үсә, яшьтән үк колхозда эшли. Сугыш башланганда аңа 14 яшь була. Ул фронтка ашкына, әмма бу яшьтә сугышка алмыйлар, шулай да 17 яшендә, 1944 елда армиягә китә. Фронт юлын Белоруссиядә конвой гаскәрендә башлый, беренче Белоруссия фронты белән Вильнюс шәһәренә эләгә. Полкның төп вазыйфасы- тоткыннарны тиешле урынга озату, качырмау, корал һәм азык-төлек илтү бурычы була. Аннан соң Минск, Гроднода хезмәт итә, Польша чигендә булырга туры килә. 1945 елда Брест шәһәрен азат итүдә катнаша. "Белоруссиядә партизаннар күп иде, без аларны туклану продуктлары белән тәэмин иттек. Бервакыт без үзебезнең солдатларга пленга эләктек. Анда хәлгә ачыклык керткәнче безне бер айга якын тоттылар. Совет солдатлары икәнлегебезне ачыклагач кына җибәрделәр",- дип искә ала ветеран. 1950 елга кадәр Брестта хезмәт итә, шул елны туган ягына әйләнеп кайта. Авыл кызы Мәрьям белән тормыш коралар, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. "Мин туган ягыма кайтканда авылда тормыш җайлана башлаган иде инде. Кырчылык бригадасында һәм төрле эштә эшләдем. 1954 елда авылга тракторлар, комбайннар кайтты, күпләр кул хезмәтеннән азат ителде",- дип искә ала Вазыйх ага.

Озак еллар эшләү дәвамында Вазыйх Ногманов күпсанлы орден-медальләр, ВДНХ дипломнары, мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

Фронтта күргәннәрен- белгәннәрен беркемгә дә сөйләмәскә имза куйгач, сугыш ветераны истәлекләре белән уртаклаша алмый, совет солдаты антына тугры кала. Озак еллар үткәннән соң гына серне ачарга һәм сугыш турында сөйләргә рөхсәт ителә.

Бүгенге көндә сугыш һәм хезмәт ветераны Вазыйх ага авылда улы гаиләсендә яши. Һәркемгә күк йөзенең аяз булуын тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев