Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер-береңне тыңларга һәм ишетергә

Узган чәршәмбе, 20 февральдә, елгачылар поселогында чираттагы гражданнар җыелышы үткәрелде. Аның эшендә муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов һәм муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рамазанов катнашты. Җыелышка халыкны кызыксындырган сорауларга җавап бирү өчен район хезмәтләре вәкилләре дә килгән иде. Җыелыш Куйбышев Затон штп башлыгы Елена Сороковнинаның еллык отчеты белән...

Узган чәршәмбе, 20 февральдә, елгачылар поселогында чираттагы гражданнар җыелышы үткәрелде.
Аның эшендә муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов һәм муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рамазанов катнашты. Җыелышка халыкны кызыксындырган сорауларга җавап бирү өчен район хезмәтләре вәкилләре дә килгән иде.
Җыелыш Куйбышев Затон штп башлыгы Елена Сороковнинаның еллык отчеты белән башланды. Докладта җирлек буенча паспорт белешмәсе бирелде, демографик хәл сурәтләнде, эшчәнлекнең төп юнәлешләре аталды һәм 2012 елда суүткәргеч, канализация-насос станциясе төзелеше, чистарту комплексын реконструкцияләү, социаль-мәдәни билгеләнештәге объектлар һәм торакка капиталь ремонт, территорияне төзекләндерү һәм санитар чистарту йомгаклары китерелде. Елена Владимировна шулай ук поселокның иҗтимагый советы эше турында сөйләде. Сергей Солягинга үз акчасына зиратта часовня төзеткән өчен рәхмәт белдерде. Поселок өчен көнүзәк мәсьәлә- иске сарайлар турында да сүз булды, алар бүген чүплеккә әверелгән һәм янгын чыгу куркынычын тудыра.
Аннан соң Затон гомуми белем бирү мәктәбе директоры Александр Сорокин сүз алды. Ул мәктәп тормышы, 2012 елда ирешкән казанышлар, укыту процессы программасы, түгәрәк һәм берләшмәләр эше турында сөйләде.
Коммуналь челтәрләр директоры Олег Хахалев 2012 елда башкарылган капиталь ремонт күләме, суүткәргеч, канализация-насос станциясе төзелеше турында мәгълүмат бирде, агымдагы ел планнары белән таныштырды. Аерым алганда, чистарту комплексын реконструкцияләү эше дәвам итәчәк, ике күпфатирлы йортка капиталь ремонт башланган. Куйбышев Затон бистәсендәге оператив хәл турында полициянең участок уполномоченные Рәмис Нәҗмиев сөйләде. Ул тәртип бозучыларның исемнәрен атады, алдау фактлары күбәю сәбәпле халыкны сак булырга чакырды.
Йомгаклау сүзе белән муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов чыкты. Ул район инфраструктурасы инвестицияләренә тукталды, районны үстерү планнары белән таныштырды. Рөстәм Ирекович билгеләп үткәнчә, узган ел районда юллар, торак төзү, ФАП һәм клублар төзү, "Чиста су" программасын тормышка ашыруда зур эш алып барылган, ул шулай ук агымдагы ел планнарын да билгеләп үтте.
Чыгышлар тәмамланганнан соң поселокта яшәүчеләр район хезмәте һәм ведомство җитәкчеләренә сораулар бирде. Аерым алганда, сораулар балалар бакчасында урыннар җитешмәү, мәдәният йортын җиһазлау, студентларга юл йөрүдә ташламалар, яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшыртуга ярдәм, торакны түләүсез хосусыйлаштыру, электр энергиясе өчен түләү, дәваханә эше һ.б.турында иде. Аларның бер өлешенә уңай җавап алынды, кайберләрен объектив сәбәпләр буенча хәл итү мөмкин булмаганга аңлатма бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев