Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Үзебез салган сукмак»

"Тырыш, вакыт белән санашмыйча гомерен балаларга багышлый, аларны төпле, белемле итәр өчен көч куя», - ди МР башкарма комитетының мәгариф бүлеге мөдире Илшат Гомәров Иске Казиле мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы Әнисә Сафина турында. Әлеге мәктәп директоры Халит Гыйлметдинов та югары фикердә: "Безнең мәктәптә эшләвенә күптән булмаса да, коллективка...

"Тырыш, вакыт белән санашмыйча гомерен балаларга багышлый, аларны төпле, белемле итәр өчен көч куя», - ди МР башкарма комитетының мәгариф бүлеге мөдире Илшат Гомәров Иске Казиле мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы Әнисә Сафина турында.
Әлеге мәктәп директоры Халит Гыйлметдинов та югары фикердә: "Безнең мәктәптә эшләвенә күптән булмаса да, коллективка тиз кереп китте, мәктәп данын яклый, нәтиҗәле укытучы". Әйе, 28 ел Бортас мәктәбендә эшләгән Әнисә Сафина, авылда мәктәпне оптимальләштергәч эшсез утырасы килми, Иске Казиле мәктәп директорына мөрәҗәгать итә һәм юкка булмый. Бер елга дип эшкә керешсә дә алтынчы елын төрле конкурсларда катнашып, балаларны кызыксындырып, яратып эшли ул. Ике ел элек Мәскәүдә В.И. Вернадский исемендәге 18 нче Бөтенроссия укулар конкурсыннан, күптән түгел А.Костюнин әсәрләре буенча халыкара әдәби конкурстан (Ранис Җиһангиров, 10 кл), Славян укуларында (Алинә Сибгатуллина, 7 кл) төрле дәрәҗәдә дипломнар алып кайталар. Хәзерге вакытта Идел буенча Лобачевский исемендәге конференциягә әзерләнәләр. Әнисә ханым үзе өстендә дә туктаусыз эшли, белгечлеге татар теле һәм әдәбиятыннан булса, хәзер икенче диплом-рус теле һәм әдәбиятына лаек булган. Әнә шундый эзләнүчән, һөнәрен яратучы ул. Быел «Россия мәгариф системасының мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгесенә ия булуы намуслы хезмәт нәтиҗәсе. Балалары да аның сукмагын сайлый, Айгөле журналистика, Энҗесе әдәбият юнәлешендә филолог-, Айнур белән килене Рәзинә аларның уң кулы. "Әни бик ярдәмчел ул, беребезне дә аермый, тигез ярата, бар назын, җылысын бирә, оныкларын тәрбияләргә булыша,-ди килене Рәзинә аның хакында горурланып, - әти белән алар безнең таянычыбыз, терәгебез".
Үзе дә 11 балалы гаиләгә килен булып төшкән бу ханым ире Госман абыйга рәхмәтле, «дөнья бәһасе кеше» ди аның турында.
Тиздән әниләр бәйрәме якынлаша, нинди теләкләрегез бар дип сорыйм.
- Әниләр алар әнкә каз төсле, үз канат астына алган балалары кайтып хәл белсә, шуннан да олы куаныч юк, сумка тулы күчтәнәч көтми алар, үзләрен көтә.
Барлык кешеләргә дә сәламәтлек, тигез, тыныч тормыш бирсен Ходай. Бераз гомер бирсә, балаларга булышып яшәргә язсын! Үзебез ярган сукмак. эш булып торсын, эшсез мораль яктан кыен, эшкә барасы бар -- туйдым дисәң, эшләү түгел инде ул.
Хак сүзләр дими, ни дисең?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев