Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үз өлешләрен керттеләр

ТР Дәүләт киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызуда республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев "Яңарыш" фондына үз өлешләрен кертеп, хәйриячеләр китабының III томына кергән безнең районнан 10 кешене Рәхмәт хатлары белән билгеләгән. Хатта, аерым алганда болай диелгән: "Сезнең яңарыш фондына керткән өлешегез- киң күңеллелек, рухи юмартлык һәм затлылыкның...

ТР Дәүләт киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызуда республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев "Яңарыш" фондына үз өлешләрен кертеп, хәйриячеләр китабының III томына кергән безнең районнан 10 кешене Рәхмәт хатлары белән билгеләгән.
Хатта, аерым алганда болай диелгән: "Сезнең яңарыш фондына керткән өлешегез- киң күңеллелек, рухи юмартлык һәм затлылыкның асыл үрнәге ул. Чал тарихыбызның чын кыйммәтен һәм милли-мәдәни хәзинәләребезнең кадерен белүчеләр тырышлыгы ярдәмендә истәлек-ядкарьләребез үзләренең элеккеге бөеклеген яңартыр, дип ышанам. Татарстан һәм Россия Федерациясе өчен гаять әһәмиятле әлеге тарихи бурычны уртак көч һәм тырышлык белән уңышлы хәл итәчәгебезгә шигем юк». Рәхмәт хатына лаек булучылар: Владимир Оленин (Красновидово), Дамир Абдуллин (Келәнче), Андрей Степанов (тәмте), Айрат Җиһаншин (Кече Салтык), Әхәт Сәгъдиев (Осинники), Резедә Нуриева (Кама Тамагы), Елена Сороковнина (Затон), Ольга Шалдыбина (Кама Тамагы, рәсемдә), Нәсилә Лебедева (Тенеш), Фарук Гарифуллин (Олы Кариле).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X