Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Утлар, сулар кичкән...

Разыя Шакир кызы Нигъмәтуллина 1924 елның 29 сентябрендә Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәрендә туган. 1937 елда гаиләләре Казанга күченә. Ул Казаның дары заводына эшкә урнаша.Фронтка санитарка итеп алсыннар өчен сугыш башланганда "шәфкать туташы" белгечлеге буенча кыска вакытлы курслар үтә. Әмма фронтка китәр алдыннан Разыя авырып китә һәм фронтка эләкми. Савыккач, дары...

Разыя Шакир кызы Нигъмәтуллина 1924 елның 29 сентябрендә Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәрендә туган.

1937 елда гаиләләре Казанга күченә. Ул Казаның дары заводына эшкә урнаша.Фронтка санитарка итеп алсыннар өчен сугыш башланганда "шәфкать туташы" белгечлеге буенча кыска вакытлы курслар үтә. Әмма фронтка китәр алдыннан Разыя авырып китә һәм фронтка эләкми. Савыккач, дары заводында эшләвен дәвам итә һәм Бөек Ватан сугышы тәмамланганчы шунда эшли. Аннары 1952 елда аны Урта Азиягә йогышлы авырулар белән көрәшү өчен шәфкать туташы итеп җибәрәләр. Таҗикстанның Ленинабад өлкәсе Исфара шәһәренә эләгә, соңрак Кыргызыстан ССРның Фрунзе шәһәрендә "гомуми профильле шәфкать туташы" белгечлеге буенча медицина училищесын тәмамлый. Разый Шакир кызы сәламәтлек саклау өлкәсендә 53 ел эшли. 1972 елның июнендә "Коммунистик хезмәт ударнигы" исеме ала. Шулай ук "1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында намуслы хезмәте өчен", "Хезмәт ветераны" медальләре белән бүләкләнә. Кызы, өч оныгы һәм ике оныкчыгы бар. Бүгенге көндә Разыя әби Куйбышев Затонда кызы Наилә, оныгы Диләрә һәм оныкчыгы Эвелина тәрбиясендә яши. Бу көнне юбилярны МР башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Малюков һәм Куйбышев Затон штп муниципаль берәмлеге башлыгы Елена Сороковнина котлады. Алар Разыя Шакир кызына сәламәтлек, гаиләсенә иминлек, күңел күтәренкелеге теләп, котлау папкасы һәм бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X