Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Урманнар - безнең байлыгыбыз

Сентябрь аеның икенче якшәмбесендә урман хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. "Урманнар көне"- урманнарны саклау, аларны тиешенчә файдалану һәм шушы кыйммәтле табигый ресурсны яңарту мәсьәләсенә җәмәгатьчелек игътибарын тарту өчен тагын бер сәбәп. Олы Кариле урманчылыгы урманчысы Азат Хикмәтуллин белән районның урман фонды, шушы игелекле һөнәр ияләренең көндәлек эшләре турында...

Сентябрь аеның икенче якшәмбесендә урман хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. "Урманнар көне"- урманнарны саклау, аларны тиешенчә файдалану һәм шушы кыйммәтле табигый ресурсны яңарту мәсьәләсенә җәмәгатьчелек игътибарын тарту өчен тагын бер сәбәп.

Олы Кариле урманчылыгы урманчысы Азат Хикмәтуллин белән районның урман фонды, шушы игелекле һөнәр ияләренең көндәлек эшләре турында сөйләштек.

- Бүгенге көнгә Олы Кариле урманчылыгында урманнар 10348 гектар мәйдан били. Урманчылык өч мастер участогына бүленгән. Һәр урманчы- мастер үзе хезмәт күрсәтүче участокта барлык чараларны башкара. Урманчы мастерлар эшен күзәтеп тора.

- Азат Сәлимович, урманнар- тере организм һәм безнең урманнар сәламәт, матур булсын өчен шактый хезмәт куярга кирәк. Агымдагы елда карт урманнарда сайлап кисү һәм яшь үсентеләр утырту мәйданнары күпме күләмдә?

- Ел саен без карт агачларны кисәбез, һөнәри телдә бу яшь агачларга үсәргә мөмкинлек бирү. Агымдагы елда бу эш 4,5 гектар мәйданда башкарылды. Ел саен 34 гектар тоташтан киселә. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, тоташтан кисү күләме кимеде. Санитар кисү ике, өчкә бүленә, 10 ел дәвамында 114 гектар урман карт агачлардан чистартылды. Урман фондын яңарту һәм арттыру чараларына килсәк, ел саен ылыслы һәм яфраклы агачлар утыртыла. Бүгенге көнгә урманчылыкта сезонлы эшләр тәмамланды. Яңа урман утырту өчен без 9 гектар мәйданда туфрак әзерләдек.

- Урманнарны карау буенча комплекслы чаралар югарыда саналган эш төрләре белән генә чикләнеп калмыйдыр?

- Шулай ук агачларны сирәкләү, юллар ясау өчен кисү, начар үсүче яшь үсентеләрне кисү эшләре дә бар. Агымдагы елда шушы эш төрләре 98 гектар мәйданда үткәрелде. Урманчылыкта янгынга каршы чаралар да башкарыла- агымдагы елда 5 километр казылган, 26 километр озынлыкта гамәлдәге полосалар кабат каралды. 154 гектардан артык мәйданда агротехник чаралар уздырылды.

- Янгынга каршы чараларга күчкәч, шул хакта да әйтеп китсәгез иде, агымдагы елда район урманнарына янгыннан зыян килмәдеме?

- Быел бездә янгыннар булмады. Шулай да урманнарда патрульлек итәбез. Көз коры килде, үләннәр кибә һәм урманнарда янгын чыгу куркынычы арта.

- Республикада "Парклар һәм скверлар елы" бара. Урманчылык ял итү урыннарын яшелләндерү өчен үсентеләр бирергә әзерме?

- Хәзер безнең үзәк питомник Тәтештә. Андагы үсентеләр күләме, аларның төрлелеге Тәтеш урманчылыгына кергән 4 урманчылык участогы ихтыяҗын канәгатьләндерә. Үсентеләргә заявкаларны без ел саен тулы күләмдә үтибез. Үзәк питомник белән берлектә бездә вакытлыча питомник та бар, анда ылыслы һәм яфраклы агач үсентеләре үстерәбез.

- Иске урманнарны санитар кисү, әлбәттә, урманнарны яңарта һәм яңа агачлар үсүгә мөмкинлек бирә. Киселгән агачларны кая озатасыз?

- Киселгән агачларны без Алабугада яңа ачылган агач эшкәртү заводына җибәрәбез.

- Быел рөхсәтсез урман кисү фактлары булдымы?

- Күпләп агач кисү фактлары юк, шулай да рөхсәтсез агач кисүчеләр тоткарланды. Алар килгән зыянны каплады. Халык заявкасы буенча утын китерәбез. Бүгенге көндә районда утынга ихтыяҗ зур түгел.

- Урманчылар ял иткәннән соң үзләреннән чүп-чар калдырган туристлардан еш зарлана. Сездә дә шулаймы?

- Халыкны урманда ял итүдән тыеп булмый. Әмма кагыйдәләрне сакларга кирәк. Хәзер халык культуралы, учакларны күмәләр, үзләреннән соң чүп-чарны җыеп калдыралар. Бу шатлыклы күренеш. Урманда йөрүчеләр белән очрашканда аларга үзләрен ничек тоту кирәклеге турында һәрчак аңлатабыз.

Республика урманнарында сезонлы эшләр тәмамланды. Шулай да урманчыларның эше ел дәвамына җитәрлек. Урманнардагы флора һәм фауна шулай ук җитди игътибар таләп итә. Урманнарыбыз- безнең горурлык, алар киләсе буыннарны да шатландырсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев