Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Укулар оештырылды

Узган атнада Казанда Россия Ислам Университетының актлар залында ТР мәчетләре каршындагы курслар мөгаллимнәренең II республика киңәшмәсе булды. ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте тарафыннан икенче ел рәттән уздырылучы әлеге киңәшмә эшендә катнашкан 200 мөгаллим, шулай ук фәнни-педагогик җәмәгатьчелек вәкилләре, массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре һәм руханилар арасында безнең районнан да 3 кеше: район...

Узган атнада Казанда Россия Ислам Университетының актлар залында ТР мәчетләре каршындагы курслар мөгаллимнәренең II республика киңәшмәсе булды.

ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте тарафыннан икенче ел рәттән уздырылучы әлеге киңәшмә эшендә катнашкан 200 мөгаллим, шулай ук фәнни-педагогик җәмәгатьчелек вәкилләре, массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре һәм руханилар арасында безнең районнан да 3 кеше: район мөхтәсибе Галимулла хәзрәт, район үзәгендә 3 ел рәттән гарәпчә укырга өйрәтүче мөгаллимәбез Фәридә Рәмиева һәм мәчет каршында эшләп килүче курста укучы Рәфыйка Хәйруллина да чакырулы иде.

Киңәшмәдә кабул ителгән карарда теләге булган һәркемгә ирекле рәвештә башлангыч дини белем халыкның рухи үсешенә уңай йогынты ясар дигән фикер кызыл җеп булып сузылды.

Сүз уңаеннан, быел да октябрь ахырында мәчет каршында бушлай укулар оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X