Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Туган ягым - гөлбакча

Ямьле җәй ае башлану белән поселок урамнары аллы-гөлле чәчәкләргә күмелә.

Күп кенә оешма һәм учреждение көздән үк чәчәк орлыклары әзерли, язын үсентесен үстерә, аннары түтәлләргә утырта. Утырту материалы үзендә булмаганнарны исә Кама Тамагы штп МБ тәэмин итә. Быел да чәчәк культураларының 6 төре, барлыгы 9 мең данә, сатып алынган. Әмма һәркем дә үз чәчәк түтәлен тиешенчә карамый. Чәчәк түтәлләрен чүп баскан, даими су сипмәү нәтиҗәсендә сәлперәеп утыручы һәм соклану урынына кызгану хисе генә уятучылар арасында җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы, социаль яклау идарәсе, суд приставлары хезмәте, теркәү палатасы. Яңгыр булмауга һәм көннәр эссе торуга карамастан, Пенсия фонды (рәсемдә), "салават күпере" балалар бакчасы, район үзәгенең ике мәктәбе, үзәк сырхауханә һәм башка кайбер оешмаларның чәчәк түтәлләре күз явын алып тора.
Район халкы һәм кунаклар өчен әлеге матурлыкны булдыруга үзенең күңел җылысын һәм хезмәт куйганнарга аерым рәхмәт. Ә инде үз түтәлләрен чүпкә батыручыларга оят булырга тиеш, чөнки теләк булганда эш атнасында бер-ике сәгать кенә түтәлләрне тәртипкә китерергә вакыт табарга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев