Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә сату өчен март бәяләре тәкъдим ителгән

Алдагы атналарда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә продукцияне арттыру ниятләнә.

Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә продукция күләмен арттырачаклар. Шулай ук, ярминкәләрдә сату бәяләре дә билгеләнгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов хәбәр итте.

«Узган атнада беренче ярминкәләрдә шактый күләмдә шикәр сатылды. Бер кулга унышар кг саттык. Киләсе ярминкәләрдә республикада җитештерелгән продукцияне арттырачакбыз», — диде.

Ул быел ярминкәләрдә сатарга тәкъдим ителгән бәяләр дә билгеләнгәнен әйтте. Мартта кош итен бер килограммын 160 шар сумнан, сыер итен кисәгенә карап кг өчен 400-420 сумнан, дуңгыз итен 280 шәр сумнан, ун данә йомырканы 80 сумнан, беренче категория йомырканы 75 сумнан, бер литр сөтне 40 сумнан, шикәр комын кг өчен 60 сумнан сатарга тәкъдим ителгән.

Ришат Хәбипов әйтүенчә, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр продукцияне шушы сан кысаларындагы бәядән сатарга тиеш. Продукцияне ярминкәләргә китерү буенча транспорт чыгымнары да аларга кайтарыла.

Ярминкәләр һәр шимбә 23 апрельгә кадәр Казанда 15 мәйданчыкта, Чаллыда һәм Түбән Камада, Яшел Үзәндә үткәрелә. Быел шикәр, он, яшелчә, йомырка, бәрәңге күбрәк китерелгән.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/agriculture/24-03-2022/tatarstanda-avyl-hu-alygy-yarmink-l-rend-satu-chen-mart-b-yal-re-t-k-dim-itelg-n-5852046

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев