Татарга тылмач кирәк

Кеше тормышында аның бөтен гомере буена аерылгысыз төшенчәләр була. Мин шуларның берсе дип, үземнең туган телемне саныйм. Ул - кешенең дөньяга аваз салган минутыннан соңгы сулышына кадәр янәшә. Башкалабыз Казанда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы КФУның филология һәм сәнгать институты белән берлектә республикабыз мәктәпләренең 9-11 сыйныф укучылары арасында «Татарларга...

Кеше тормышында аның бөтен гомере буена аерылгысыз төшенчәләр була. Мин шуларның берсе дип, үземнең туган телемне саныйм. Ул - кешенең дөньяга аваз салган минутыннан соңгы сулышына кадәр янәшә.
Башкалабыз Казанда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы КФУның филология һәм сәнгать институты белән берлектә республикабыз мәктәпләренең 9-11 сыйныф укучылары арасында «Татарларга тылмач кирәк» дип исемләнгән бәйге үткәрде.
Бәйгедә теләгән һәр укучы катнаша ала иде. Бәйгенең беренче туры 5-15 сентябрьдә дистанцион формада үтте. Беренче турда бәйгедә катнашучыларга рус теленнән татар теленә һәм татар теленнән рус теленә тәрҗемә итү буенча биремнәр җибәрелде. Беренче турда 600 дән артык укучы шушы өлкәдә үз белем-тәҗрибәләрен күрсәтте. Биремнәрне жюри әгъзалары тикшергәннән соң 600 укучыдан, эшләре югары бәяләнгән 40 укучы икенче турга сайлап алынган. Шул 40 укучы арасында миңа да бәхет елмайды.
Мин бәйгенең әлеге турында катнашу өчен чакыру хатын алгач бик шатландым, икенче турда да үз көчемне сынап карарга уйладым.
Бәйге КФУның филология һәм сәнгать институтының актлар залында башланып китте. Институтта белем бирүче укытучылар, галимнәр безгә изге теләкләрен җиткерделәр, татар җанлы укучылар булганда телебезнең киләчәге зур икәнен ассызыкладылар.
Пленар утырыштан соң бәйгенең икенче өлешен башлап җибәрделәр. Һәр килгән укучы язма һәм телдән тәрҗемә эшләре башланды.
Программада чит илләрдән килеп Татарстанда белем алучы яшьләр белән очрашу да оештырылган иде. Америка, Кытайдан татар телен өйрәнергә килүче егетләр, кызлар үз чыгышлары белән без, укучыларны шаккатырдылар. Татар телендә җырлап, төрле уен коралларында уйнап та күрсәттеләр. Күренекле тәрҗемәче Флёра Тарханова белән очрашу да күтәренке рухта үтте.
Бәйгенең йомгаклау өлешендә КФУның филология һәм сәнгать институты ректоры, профессор Рәдиф Җамалетдинов бәйгедә катнашкан балаларның эшләрен югары бәяләде, киләчәктә республика өчен кирәкле белгечләр- тәрҗемәчеләр булуыгызны телим дип һәр укучыга бүләкләр, сертификатлар тапшырды.
Халкыбызның иҗат җәүһәре булып торган борынгы мәкаль искә төшә: "Татарга тылмач кирәкми". Әби-бабаларыбыз горурланып шулай дигән. Ә без бүген авыз тутырып алай дип әйтә алмыйбыз. Ни аяныч - татарга үз телен аңлатырга кирәк, ул тылмач. Кеше никадәр күп тел белсә, ул үзен шул дәрәҗәдә ышанычлы хис итә.
"Татарга тылмач кирәк" конкурсына мине әзерләгән укытучым Гөлүсә Хәсәновага олы рәхмәтемне белдерәм. Киләчәктә дә эшегездә иҗади уңышлар, гаилә бәхете телим.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 10 ноябрь 2021 - 09:55
    Антоновкада урман утырту
  • 10 ноябрь 2021 - 09:52
    Мордва ансамбленен чыгышы
  • Идел буйлап Рейд
  • Кирельский авылында мәдәният йорты
  • 9 май - Җиңү көне
  • 25 июнь 2022 - 20:13
    Кузгалак 1001 авырудан дәва Кузгалак – витаминлы, файдалы үлән. Ул ашкайнату системасына уңай йогынты ясый, бавыр һәм үт куыгы эшчәнлеген яхшырта. Кан агуны туктата, азканлылыктан, йөрәк һәм кан тамырлары авыруларыннан ярдәм итә. Шулай ук тире авыруларыннан, кычытудан булыша, аллергиядән коткара.
    106
    0
    0
  • 25 июнь 2022 - 09:40
    Бал тәмен жюри да ошатты «Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасының Кама Тамагы бүлеге һәм Тәмте мәдәният йортының «Бал тәме» проекты 2022 елда Татарстан Республикасында рус традицион мәдәниятен үстерү буенча республика конкурсы лауреаты булды.
    114
    0
    0
  • 24 июнь 2022 - 12:45
    Кама Тамагы мәктәбе укучысы республика конкурсында җиңде “Чикләрсез балачак” XXIV халыкара фестивале кысаларында узган “Йөрәкләр җылысы – куллар җылысы” бәйгесенең республика этабына йомгак ясалды.
    239
    0
    0
  • 24 июнь 2022 - 12:38
    Мәдәни афиша Җәй – мәдәният хезмәткәрләре өчен кызу чор.
    200
    0
    0
  • 23 июнь 2022 - 19:26
    Икенче Бөтендөнья сугышында катнашкан 113 солдат турында мәгълүмат табылган «Хәрби дан клубы» ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов хәбәрсез югалган якташларыбыз турында мәгълүматларны эзләү нәтиҗәләре турында хәбәр итте.
    294
    0
    0
  • 23 июнь 2022 - 17:32
    Иртәгә Кама Тамагында «Коляскалар парады» узачак Аны "Югары Ослан" ЮХИДИ бүлекчәсе, "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ һәм яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге үткәрәчәк.
    290
    0
    0