Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Солдатка посылка

Кама Тамагы урта мәктәбе балалар һәм укытучылар коллективы исәбендә матур эшләр аз түгел. Ватанны саклаучылар көне алдыннан тагын бер гадәт барлыкка килде: без бүген Ватаныбыз сагында торучы элеккеге укучыларыбыз Айрат Заһидуллинга Мурманск өлкәсенең Оленегорск шәһәренә һәм Екатеринбургта хезмәт итүче Рим Латфуллинга кечкенә посылкалар җыеп озаттык. Әлеге нәни бүләкләребез аларның кәефен...

Кама Тамагы урта мәктәбе балалар һәм укытучылар коллективы исәбендә матур эшләр аз түгел.

Ватанны саклаучылар көне алдыннан тагын бер гадәт барлыкка килде: без бүген Ватаныбыз сагында торучы элеккеге укучыларыбыз Айрат Заһидуллинга Мурманск өлкәсенең Оленегорск шәһәренә һәм Екатеринбургта хезмәт итүче Рим Латфуллинга кечкенә посылкалар җыеп озаттык. Әлеге нәни бүләкләребез аларның кәефен күтәреп, бәйрәм атмосферасы булдырыр, дип ышанабыз.

Бәйрәм уңаеннан Ватанны саклаучыларны: Бөек Ватан сугышы ветераннарын, сугышчы-интернационалистларны, чечен сугышында катнашучыларны, шулай ук булачак солдатларыбызны котлыйбыз, бәхет, иминлек, сәламәтлек телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев