Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Саумы сез, авылдашлар!

Оҗмахлар да кирәк түгел- Туган якка җитми ул. Еллар узган саен якын, Күңелдән һич китми ул. Матур җәйләр җитү белән районыбыз авылларында яшәүче һәркем "Авыл бәйрәмнәрен" сагынып көтеп ала. Кеше язмышлары- очар кошлар язмышына тиң. Бер туфракта аунап үскән, туган авыл күкрәгеннән типкән елга-суларын эчкән, бер сукмактан атлап киткән авыл...

Оҗмахлар да кирәк түгел-

Туган якка җитми ул.

Еллар узган саен якын,

Күңелдән һич китми ул.

Матур җәйләр җитү белән районыбыз авылларында яшәүче һәркем "Авыл бәйрәмнәрен" сагынып көтеп ала. Кеше язмышлары- очар кошлар язмышына тиң. Бер туфракта аунап үскән, туган авыл күкрәгеннән типкән елга-суларын эчкән, бер сукмактан атлап киткән авыл балалары вакыт җиткәч тә таралыша. Инде туган авылына кунак булып кына кайта. Эчәр сулар, җыяр ризык читтә булганга бергә очрашып күрешүләр сирәк була шул. "Авыл бәйрәмнәре" исә бөтен авылдашларны үзенә җыя, очраштыра, үткәннәр хакында җылы хисләр белән искә алырга мөмкинлек бирә.

25 июль көнне бу бәйрәм Сатлыган авылында гөрләп узды. Аны оештыручылар- бу авылда туып- үскән, бүгенге көндә район үзәгендә яшәүче Нәсимә Ибәтуллина һәм Мәсхүдә Әхмәтшина булды. Авыл көне изге ният белән башланды- төшкә кадәр авыл халкы һәм кайткан кунаклар зират өстен чүп үләннәрдән чистартуда катнашты, вафат булган якыннарын, туганнарын искә алып алар рухына дога кылды. Бәйрәм искиткеч матур күренеш ачылган Әхмәт күле янында үткәрелде.

Чакырылган кунаклар арасында- муниципаль район советы аппараты җитәкчесе Алмаз Сабирҗанов, Уразлино авыл җирлеге ветераннар Советы рәисе Гөлчирә Моталлапова, үзенең шигырьләре белән Сатлыган авылына дан җырлаучы Альфред Хәйруллин. Алар һәм авыл җирлеге башлыгы Мөнир Хәмидуллин барлык авылдашларны, килгән кунакларны булып узган ураза гаете һәм бүгенге бәйрәм белән котлады.

"Кеше кая гына яшәсә дә, бу тормышта нинди генә дәрәҗә һәм уңышларга ирешсә дә, моның белән авылына, авылдашларына рәхмәтле, хөрмәтле булырга тиеш. Очрашып-күрешеп, аралашып яшәү матур гадәт, күркәм гамәл. Мондый бәйрәмнәр алга таба да дәвам итсен иде",-дип ассызыклады Алмаз Эдуард улы.

Аннан имам Хатыйп Яхүд Галимов азан әйтте, изге Коръән аятьләре укыды. Вафат булган авылдашларны бер минут тынлык белән искә алдылар. "Әйдәгез, үткәннәргә үкенүләрсез, хәтер калуларсыз гына бүгенге бәйрәмебезгә атлыйк",-дип Нәсимә Сәләх кызы концерт программасын тәкъдим итте.

Һәр авылның иң зур горурлыгы, олы хәзинәсе- хезмәт сөюче, уңган кешеләре, әби-бабайлары, ул һәм кызлары, кияү-киленнәре, бала-чагалары. Концерт номерлары туган җирдә намуслы хезмәт итүчеләр, хезмәт ветераннары, шулай ук авылның иң өлкән кешеләре- Сания Сәйфиева, Бәгъдәнур Шәйдуллина, Вахит Ибраһимовны, авыл активистлары- Хәмит Хәйруллин, Илдар Мотыйков, Дамир Заһидуллин, Исфат Сөләйманов, Илдар Шиһапов, Марат Хәйруллин, Рәсим Хәйруллин, Радик Ибраһимов, шулай ук активист хатын-кызларны котлау һәм бүләкләү белән үрелеп барды. Авыл җирлеге башлыгы Мөнир Хәмидуллин кулыннан истәлек бүләкләрен быелгы ел юбилярлары, алар барысы 11 кеше, шулай ук 40 ел бергә иңне-иңгә куеп, шатлык-кайгыларын бергә бүлешеп, тирә-яктагыларга үрнәк итеп матур яшәүче Дания һәм Альберт Фатыйховлар, Динә һәм Исфат Сөләймановлар алды.

Дания Сәләх кызы актив авылдашларына үзенең бүләкләрен тапшырды. Альфред Хәйруллин чыгышы тәэсирле булды, чөнки монда яңгыраган сүзләр ихлас күңелдән, йөрәк түреннән чыга. Аның туган авылын сагыну, җирсү хисләре салынган "Хатлар язам" шигыре яңгырады. Авылның кияү-киленнәре дә сыната торганнардан түгел, җыр-биюгә осталар, һәркайсы үзенең һөнәрен күрсәтте. Бәйрәмнең икенче өлешендә кызыклы халык уеннары, ярышлар үткәрелде. Беркемгә дә күңелсезләнеп утырырга мөмкинлек бирмәделәр, мәйдан гөр килде, һәркем бүләк алды. Уеннарны дәртле бию көйләре алыштырды. Бер яшьлектә, бер картлыкта дигәндәй, дәртле музыка ак яулыклы әбиләр күңелен дә җилкендерде, аларны да биергә дәште.

Күрше Кече Карамал авылы кызлары Лилия, Фәнзия, Гөлнур, Зөһрә, Рауза, Илһамия һәркемне аш-сулар белән сыйлап йөрде. Янәшәдә генә Гөлназ Гыйләҗева бәйрәм дәвамында майда йөздереп тәмле коймаклар койды. Марат Кәримуллин зур казанда пылау пешерде. Дамир Заһидуллин күмер самовары чәеннән өзмәде. Түгәрәк табын артында сыйланып, гөрләшеп утыруларга ни җитә!

Сатлыганлылар киң күңелле, кунакчыл, юмарт халык. Алар бәйрәмгә акчалата өлеш керетеп кенә калмый, һәркайсы бәйрәмгә үз ризыгы- таба ашлары, җиләк-җимеш конфетлар белән килгән. "Монда бәйрәмдә катнашучыларны гына түгел, бөтен район халкын ашатырлык ризык",-дип гаҗәпләнделәр күрше авыллардан килүчеләр.

Иганәчеләр Артур Зарипов, Рафаэль Насыйбуллин, Илдар Мотыйков, Ниязбек Шакиров, Илфат Мортазин акчалата ярдәм күрсәтеп изге гамәл кылдылар.

Бәйрәмнән һәркем күңел тулы шатлык хисе белән таралышты. Киләсе елга да һәркайсыбыз исән-сау булып, янәдән бәйрәмнәр оештырып, яңа очрашулар насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X